Ульяновск өлкәсендә Халыкара туган тел көненә багышлап ел саен байтак кына кызыклы чаралар уза. Алар авыл, районнарда башланып бер атна дәвам иткәннән соң , 21 нче февраль көнне өлкәнең Яшьләр үзәгендә рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларының Форумы белән тәмамлана.
Бу чарада катнашачак өч йөздән артык укытучы, түгәрәк һәм факультатив җитәкчеләре алдында Татарстан, Чувашия һәм Мордовиядән килгән галимнәр, тел белгечләре чыгыш ясаячак, остханәләр күрсәтәчәк. Ел дәвамында һәртөрле бәйгеләрдә, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган мөгалимәләргә өлкә Губернаторы Сергей Морозов дәүләт бүләкләрен тапшырыр дип көтелә.

Минемчә, безнең янәшәдә яшәүче татар, рус һәм мордва телләрен аралашу, авылларга баргач әби-бабайлар белән сөйләшү өчен булса да белергә тиеш. Чөнки еллар дәвамында шул халыклар белән аралашабыз, ә аларның бер генә сүзен дә белмибез. Бу дөрес түгел, дип саныйм.
Ульяновск өлкәсендә “Туган тел” бәйрәме уздыру күптәнге традиция. Бүген шундый бәйрәм Ульяновск шәһәре янәшәсендәге Плодовый бистәсендә уза. Биредә ул беренче тапкыр үтә.Татарлар күп булганлыктан, 1993 нче елдан бирле бистә мәктәбендә татар теле дәресләрдә укытыла. Бәйрәм барышында өлкә татар автономиясе дә мәктәпкә байтак кына матур әдәбият һәм дәреслекләр бүләк итте.

Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районында узган “Туган тел”бәйрәмендә катнашучы шәһәр җитәкчеләре Губернатор боерыгын истә тотыпмы, әллә хөрмәт йөзеннәнме тамашачыларны татар телендә сәламләделәр. Бу районда 25 меңгә якын милләттәшебез гомер итә. Районның һәр мәктәбендә дә татар теле өйрәнелә.
Чыннан да, бу районның балалар бакчаларына, мәктәпләренә этномәдәни компонентны кертү узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле уңышлы гына алып барыла. 197 татар баласы укый торган 55 нче мәктәп районның гына түгел, шәһәрнең дә горурлыгы булып тора.
Рамис Сафин