Ульяновск өлкә татар автономиясе каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы быел беренче тапкыр шәһәр рестораннарының берсендә Ифтар мәҗлесе уздырды. Анда оешма әгъзаларыннан тыш, төрле дәрәҗәдәге депутатлар ,эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгьрифәт хезмәткәрләре, журналистлар чакырулы иде.
Мәҗлесне өлкә мөселман хатын-кызлар оешмасы рәисе, хаҗия Асия ханым Мөлекова алып барды. Ул бүгенге заманда татар гаиләсендә милли тәрбия эшен алып бару, ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте турында вәгазь сөйләде. Татар телен саклау мәсьәләсенә дә тукталып, Асия ханым гаиләдә бала-оныкларыбыз белән бары тик әби-бабай телендә генә аралашырга чакырды.
«Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина мондый чараларны ел саен уздырырга һәм оешма тирәсенә тагын да күбрәк яшь ханымнарны, зыялы эшмәкәрләоне тартырга чакырды.
Ә 1 июнь көнне мондагы ханымнар губернатор катнашында узачак өлкә Ифтарында да булачаклар. Оештыручыларның әйтүенә караганда, анда 3000 мөселман дин- кардәшебез чакырулы.
Рамис Сафин
Ульяновск