Ульяновскиның В.И.Ленин исемендәге 1 нче санлы гимназиясендә ана теле, шул исәптән рус теле укытучыларының чираттагы өлкә форумы узды.

Форумны Ульяновск өлкәсенең Мәгарифне үстерү институты директоры Марина Алексеева ачып җибәрде.
– Без күп милләтле регионда яшибез hәм мәктәпләрдә ана телләрен өйрәнүче балалар саны буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керәбез. Татарстан, Чувашия, Мордовия республикаларының мәгариф министрлыклары белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде. Бүген өлкәбез мәктәпләрендә теләге булган hәр бала үзенең ана телен өйрәнү мөмкинлегенә ия. Әмма Президентыбызның сүзен дә истә тотсак иде – телне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш. Безнең укучыларыбыз ана телләре буенча төбәкара hәм халыкара олимпиадаларда hәрдаим призлы урыннар алалар. Ел саен «Иң яхшы ана теле кабинеты» hәм ике елга бер тапкыр «Иң яхшы ана теле укытучысы» конкурслары үткәрелә. «Юность» лагеренда быел өченче мәртәбә инде «Идел буе халыклары мәдәнияте» дип аталган профильле смена эшләячәк,- дип сөйләде М.Алексеева.
Ул үзенең чыгышында Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбен hәм Татарстан мәгариф министрлыгы грантын алуга ирешкән Иске Кулаткының «Чишмә» балалар бакчасын мактау сүзләре белән телгә алды hәм аларның нәтиҗәле эш алымнарына соклануын белдерде.
Марина Алексеева ана телләрен үстерүгә зур өлеш кертүче укытучыларга өлкә мәгариф 
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин татар телен саклап калып үстерү юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләүләре, hәрьяклап ярдәм итүләре өчен өлкә мәгариф hәм фән министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллады.
– 2009 ел белән чагыштырганда, өлкәдә татар телен өйрәнүче мәктәпләр hәм балалар саны сизелерлек дәрәҗәдә кимеде. Шәhәрнең берничә мәктәбендә, укытучы булмау сәбәпле, ана теле бөтенләй өйрәнелми. Кайбер директорлар сәгатьләр санын ел саен киметә баралар. Шушы проблемалар турында уртага салып сөйләшү өчен мәктәп директорлары hәм автономия вәкилләре белән очрашу үткәрергә, институт карамагында ана теле укытучыларының белемен күтәрү курсларын яҗадан торгызырга, өлкә мәгариф министрлыгында hәм шәhәр мәгариф идарәсендә милли телләр белән шөгыльләнүче махсус белгечләр булдырырга тәкъдим итәбез,- диде Р.Сафин.
Форумның икенче өлешендә ана теле укытучылары төрле секцияләргә бүленеп, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татар теле укытучылары Әлфия Абутдинова, Люция Булатова, Чулпан Шиhапова hәм Галия Аблязованың эш алымнары коллегаларында зур кызыксыну тудырды.
Рузия ХӘЛИМОВА.
Ульяновск шәһәре.
