
Театр сөюче Ульяновск тамашачысы әтнәлеләрне чәкчәкләр тотып, җыр-биюләр белән каршы алды. Бу якларга беренче тапкыр килүче театр артистлары тамаша башланганчы татар мәдәният үзәгендәге сәнгать музее белән дә танышырга өлгерде. Монда борынгы Сембердә татарның профессиональ театрына нигез салучы Барый Тарханов, танылган опера җырчысы Асия Измайловалар турында уникаль экспонатлар урын алган.
Тарих дигәннән, бер тамашачы бүген Әтнә театрына кагылышлы берничә фоторәсем дә алып килгән. Әлеге фотоларны Әтнә театрына нигез салучыларның берсе Җәлал Камаловның Ульяновскида яшәүче оныгы китергән. “Безнең гаиләдә гаҗәеп тә сирәк очрый торган фотолар сакланып калган. Аларда Әтнә театрына нигез салучы минем бабам Җәлал Камалов куйган спектакльләрдән өзекләр сүрәтләнгән”, ди Әтнә театрына нигез салучы Җәлал Камаловның оныгы Татьяна Камалова-Гросс,

Бу атнада исә Ульяновскида узучы татар театрлары фестивале Чувашстанның Кыр Бикшеге авылында эшләүче халык театрын кабул итәчәк. Ә театр бәйрәме апрель аенда Кәрим Тинчурин театрының “Ефәк баулы былбыл кош” спектакле белән тәмаланачак.
Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе
