tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары фикер алыштылар
Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары фикер алыштылар

Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары фикер алыштылар

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе – форумы узды. Форумда катнашучылар “Бүгенге шартларда үсеп килүче буыннарны гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү үзенчәлекләре” дигән темага “түгәрәк өстәл” артында фикер алыштылар. Анда өлкәбез мәктәпләрендә белем бирүче 30дан артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Ана теле укытучыларын өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Шәфикъ Иматдинов, ” Өмет ” газетасы җаваплы секретаре Рузия Хәлимова сәламләде. Алар Гаилә елы кысаларында башкарган эшләре турында сөйләделәр.

Чыганак: Ульяновск “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*