Ульяновск шәһәрендә Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге татар халык театрларының төбәкара Фестивале башланды. Узган елларда анда өлкәнең авыл-районнарындагы мәдәният йортлары каршында эшләп килүче коллективлар гына катнашкан булса, быел әлеге чарада Чувашстанның Батыр, Татарстанның Апас, Буа, Питрәч районнары сәхнә осталары да үз спектакльләрен семберлеләргә тәкъдим итәчәк. .