tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә “Ләйлә-Җамал” мәчете ачылды
Ульяновск шәһәрендә “Ләйлә-Җамал” мәчете ачылды

Ульяновск шәһәрендә “Ләйлә-Җамал” мәчете ачылды

Бүген, 4 июньдә, Ульяновскта өлкәнең иң зур “Ләйли Җамал” мәчетен ачу тантанасы узды.

Ачылышта Ульяновск өлкәсе губернаторы Русский Алексей Юрьевич, Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Коробко Александр Михайлович, Ульяновск шәһәре башлыгы Болдакин Александр Егорович, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар Сафиуллин, Ульяновск өлкәсе губернаторы Хакимиятенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр идарәсе начальнигы Паховский Сергей Вячеславович һәм башкалар канташты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада катнашучыларны сәламләде.

– Бүген Россиянең барлык мөселманнары өчен зур бәйрәм. Мөселманнар өчен генә түгел, мин монда православие дине вәкилләрен дә күрәм. Бу бик мөһим. Без тынычлыкта һәм татулыкта яшибез, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Без һәрвакыт бергә булырга тиеш. Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Юрьевичка, ярдәм иткән бизнесменнарга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – диде ул.

Биредә Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре, актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен Татарстан Республикасының  «Фидакарь хезмәте өчен»  медале белән Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Сафиуллин Илдар Фәгыйль улы бүләкләнде.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте иҗтимагый советы әгъзасы Айзятов Радик Зәкиулла улына, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте иҗтимагый советы әгъзасы Гайнединов Руслан Шәүкәт улына, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте иҗтимагый советы әгъзасы Кадермәтов Руслан Ибниабян улына, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте иҗтимагый советы әгъзасы Камаев Рәшид Харис улына, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Төбәк диния нәзарәте иҗтимагый советы әгъзасы Сөләйманов Айрат Шикур улына Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүләре, актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

Мәчет 1000 намаз укучыга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 1860 м, төзелеш күләме 120 м3. Бу Ульяновск өлкәсендәге иң зур мәчет, Россиянең иң зур 10 мәчете исемлегенә керә. Мәчетнең төп проектлаучысы – «Простор» Ульяновск архитектура компаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*