tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә «Шәрыкъ мәдәнияте үзәге» ачылу тантанасы узды
Ульяновск шәһәрендә «Шәрыкъ мәдәнияте үзәге» ачылу тантанасы узды

Ульяновск шәһәрендә «Шәрыкъ мәдәнияте үзәге» ачылу тантанасы узды

Ульяновск шәһәренең Дзержинский урамындагы Тарихи мәчет янәшәсендә «Шәрыкъ мәдәнияте үзәге» ачылу тантанасы узды.  Биредә ислам мәдәнияте музее һәм сабыйларны укыту бүлмәләре булачак. Монда шулай ук чит ил гражданнарының адаптация үзәге дә урнашачак. Биш йөз квадрат метрдагы мәйданда сабыйларга татар теле дәресләре дә укытылачак.

Ачылу тантанасында өлкә Губернаторы Алексей Русских катнашты, ул үзәк залларын, классларны, музей экспонатларын карады.

Чыганак: emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*