Ульяновск татар мәдәният үзәгендә балаларның «Тукай әсәрләре минем күңелемдә..» өлкә бәйгесендә җинүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 2011нче елдан бирле уздырылучы әлеге иҗади бәйгедә быел 246 бала катнашты. Шуларның 27се финалга чыкты. Аларга дипломнар һәм Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» китаплары һәм «Казан хәзинәсе» дигән өстәл уеннары бүләк ителде.