Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда Ульяновск шәһәре «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» татар халык театры Зөлфәт Хәкимнең «Әниемнең җылы кочагы» спектаклен күрсәтте. Тамаша залы шыгрым тулы иде. Тамашачылар арасында республиканың халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Фәтхи, Кәрим Тинчурин театры артисты Миләүшә Нәҗмиевалар да бар. Спектакль башланыр алдыннан ике шәһәр мәдәният йорты җитәкчеләре үзара ижади хезмәттәшлек итү турында килешүне имзаладылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре «Нур» театры режиссеры Җәмилә Мифтахова белдергәнчә, киләчәктә һәр яңа спектакльне алар Казан тамашачысына да тәкьдим итәчәкләр.