Ульяновск татар мәдәният үзәгендә рәссамнар Иршат Алмакаев һәм Радик Турәнең эшләреннән кургәзмә ачылды. Анда аларның соңгы елларда ясалган рәсемнәре куелган.
Иршат Алмакаевның эшләре башлыча, туган як табигатенә, үзе туып-үскән Маклауш авылына багышланган. Аның рәсемнәрендә тарихи биналар, мәчетләр дэ зур урын алып тора.
Ә РадикТүрәнең хезмәтләрендә күбрәк бакча һәм кыр чәчәкләрен күрергә мөмкин. Кургәзмә бер ай дәвам итәчәк.