Соңгы мәгълуматлар буенча, Ульяновск шәһәрендә 50 меңнән артык милләттәшебез гомер итә, шуның өстенә ислам динен тотучы тагын бик күп мөселман дин-кардәшләребез дә байтак. Алар өчен шәһәрдә 12 мәчет эшли. Мәчетләр күп булса да, халыктан хәләл ризыклар белән сәүдә итүче кибетләрнең аз булуы турында еш кына ризасызлык сүзләрен ишетергә туры килә иде. Шушы көннәрдә генә Ульяновскиның татарлар күпләп яши торган төньягында хәләл-кибет ачылды.
Чыннан да, меңләгән мөселман яшәгән шәһәрдә хәләл ризык сатучы сәүдә нокталарының аз булу бүген генә чыккан проблема түгел.
Менә ниһаять, бөек Тукаебыз язганча, семберлеләрнең “җиде корбан чалып сораган теләкләре” тормышка ашты. Борынгы шәһәрнең татарлар күпләп яши торган районында бүген хәләл кибет ачылды, – ди Рәсүл хаҗи Фәткулллов, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары.
Һәрберебезгә мәгълум,Чувашстанның Шыгырдан һәм Урмай авылы татарлары күпләп терлек асрап тирә-юньдәге шәһәрләрне элек-электән ит белән тәэмин итәләр. Бүгенге кибетне ачучы абыйлы-энеле Ленар һәм Самат Текмеевларның да әти-әниләре шунда яшиләр. Хуҗалыкта дистәләгән эре мөгезле мал-туар тоталар.
Алсу белән Шамил Текмеевлар гаиләсе әлләни зур түгел-гаиләдә ике егет үсә, бүген инде үзләре дә гаиләле. Хуҗалар белдергәнчә, яңа ачылган кибеттә бары тик авылда җитештерелгән экологик продуктлар гына сатылачак.
Саматның киләчәккә дә планнары зурдан. Әгәр эшләре җайга салынып, сәүдә уңышлы китсә, ул хәләл ит ризыклары җитештерү цехы да ачарга ниятли.
Ульяновскидан Рамис Сафин