Ульяновск өлкәсендә онытыла башлаган шәхесләрне барлау һәм бөек якташларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча губернатор программасы эшли. Аның нигезендә шәһәрнең үзәк залы-Ленин мемориалында Сембер төбәгендә туып-үскән танылган шәхесләрнең портретлары һәм тормыш юлы язылган элмә такталар куелган. Кызганычка каршы, моңа кадәр 88 рәсем арасында бер генә татар фамилиясе дә булмаган. Өлкә татар мохтарияте тырышлыгы белән шушы көннәрдә генә әлеге хата төзәтелә – биредә СССРның халык артисты Габдулла Шамуковның портреты ачылды.
Татар милли мәдәни автономиясе чираттагы бер утырышын әлеге вакыйгага багышлап Ленин мемориалында уздырды. Анда Габдулла аганың бергә эшләгән дуслары һәм шәкертләре- Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗановалар да чакырулы иде. Алар бөек актер хакында истәлекләрен кабат яңарттылар, моңа кадәр күңел түрендә йөргән хәтирәләре белән уртаклаштылар Казан кунаклары Габдулла аганың якташларына бүләк итеп татар театрының шәҗәрәсен, Камал театры тарихы турында китаплар һәм Габдулла ага уйнаган спектакльләрнең язмаларын да алып килгәннәр.
Сембер төбәгенең танылган шәхесләре галереясында чираттагы портретны ачу тантанасына татар җәмәгатьчелеге, депутатлар һәм өлкә тарихын өйрәнүче танылган галимнәр килгән. Алар Габдулла Шамуковның татар театрына керткән өлеше хакында гына түгел, ә әдәбияттагы эшчәнлеге турында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Ә актерның портретын эшләгән җирле рәссам Ирек Нуретдинов үзенең эш барышы белән уртаклашты.
Рамис Сафин