Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар театрларының танылган драматург Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды. Фестивальнең унберенче сезонында үзешчән артистлар ике ай эчендә ун спектакль тәкъдим итәчәк.
Фестиваль кысаларында мәдәният үзәге сәхнәсендә өлкәбездә эшләп килүче биш сәнгать коллективы белән беррәттән, ут күршебез Татарстанның Буа, Апас, Менделеевск районнары театр артистлары да чыгыш ясаячак. Быел дәрәҗәле фестивальдә беренче тапкыр Чардаклы районыннан “Абдулла йолдызлары” театр коллективы катнаша. Абдулла авылы үзешчәннәренә өлкә сәхнәсендә осталыкларын күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яуларга насыйп итсен.
Афишадан күренгәнчә, фестиваль программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән. Күренекле язучы һәм драматурглар Әнгам Атнабаев, Салават Әбүзәров, Данил Салихов, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Рәдиф Сәгъди әсәрләре сәхнәләштерелгән. Театр осталары репертуарны күптөрле итеп сайлаганнар. Күбесе комедия жанрын үз итсә, драма белән музыкаль спектальгә өстенлек бирүчеләр дә бар.
Фестивальне рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина сәламләде. Ул милли театрларның эшен югары бәяләп, ана телен, мәдәниятне саклап калып үстерүдә зур роль уйнавын ассызыклады.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин фестивальне оештыру максатында зур көч куйган өчен Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.
Фестивальне Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының “Бердәмлек” татар халык театры (режиссеры – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова) ачып җибәрде. Билгеле, бу очраклы гына түгел. Әлеге театрның кырык еллык бай тарихы, йөздән артык сәхнә күренеше бар. Күптән түгел алар мәркәзебез Казанда мәртәбәле конкурста – “Идел-йорт” Бөтенроссия татар театрлары бәйгесендә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап кайтты.
“Бердәмлек”леләр тамашачыга танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Түгәрәкнең чите юк” әсәре буенча сәхнәләштерелгән сатирик комедиясен тәкъдим итте. Әсәрдә көн кадагына туры килүче, һәр заманда актуальлеген югалтмаган туган тел, милләт язмышы темасы күтәрелә. Авыл мәктәбенең ана теле укытучысы, эштән кыскартылганнан соң, проблеманы хәл итү, аннан чыгу юлларын эзләп баш вата. Базар мөнәсәбәтләре хөкем сөргән заманда ул адым саен ялганга, гаделсезлеккә, бөтен нәрсә дә акча белән хәл ителүенә юлыга. Үз эшенең чын остасы Рәйсә Шакурова җитәкчелегендәге иҗат коллективы чыгышын караганнан соң, һәркем бу хакта янә уйланырга мәҗбүр булды. Үзешчән артистлар Гакыйль Шакуров, Ирек Минибаев, Фаил белән Халидә Сиразевлар, Эльмира Гайнетдинова, талантлы кыз Милана Гилязева белән Рәйсә Шакурованың оста уйнавын карап, тамашачы уйланды да, елады да, рәхәтләнеп көлде дә. Һәрвакыттагыча, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шакуровка тиңнәр табылмады. Ул колхозчы Зариф ролен бик тә килештереп уйнады ки, тамашачы аны өстәл артында, чынлап та, аракы эчеп, исереп утыра дип уйлады. Ә менә ана теле, милләт дип кайгыртучы ана теле укытучысы Әмирҗанның да аңа ияреп эчеп утыруы, билгеле, кәефне төшерде.
“Ана телен саклау безнең үзебездән тора. Барыбыз да бергә кулга-кул тотынышып эшләргә, бала-оныкларыбызга туган телебезне өйрәтергә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яшь буынга тапшырып калдырырга бурычлыбыз. Шушы фикерне сәхнәдән халыкка тагын бер тапкыр җиткерәсебез килде. Бердәмлектә – көч”,- дип спектакльгә нәтиҗә ясады режиссер Рәйсә Шакурова.
Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина “Бердәмлек” коллективына һәм залны тутырып килгән тамашачыга рәхмәтләрен ирештерде.
Рузия ХӘЛИМОВА.
Чыганак: emet73.ru