
Сембер төбәгендә Габдулла Тукай туган көненә багышлап ел саен бик күп чаралар уздырылып килсә дә, шигырьләрне сәнгатьле итеп укучылар бәйгесе быел тәүге тапкыр 
Бүгенге бәйге төбәкнең татар автономиясе белән шәһәр мәгариф идарәсенең чираттагы уртак проекты.
Быел беренче кат үтүче шигырь бәйрәмендә башлыча Ульяновск шәһәре мәктәпләрендә укучы балалар катнашты. Татар телен бары тик дәрестән тыш чараларда һәм түгәрәкләрдә генә өйрәнүчеләр өчен бу җитди сынау булды.

Мәктәпләр, татар мәдәният үзәге һәм җирле автономиянең уртак эш нәтиҗәләре дә күркәм-балаларның эшләре елдан-ел уңышлырак һәм эчтәлеклерәк килеп чыга. 
Менә бер ай дәвам иткән иҗади бәйгеләргә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасына Сембер татарларының төп мәдәният үзәгенә балалар бакчасына йөрүче өч яшьлек сабыйдан алып 18 яшьлек егет-кызларга кадәр җыелды.
Татарлардан тыш әлеге бәйгедә башка милләт балаларының да катнашуы Тукайның иҗаты күпләрне кызыксындыруы хакында сөйли. Ләкин ни кызганыч, быелгы конкурста татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы районыннан һәм Димитровград шәһәрендәге бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән татар мәктәбеннән бер генә эш тә килмәгән.
Ә нәтиҗәләргә килгәндә, сәнгатьле сөйләм ярышында беренчелекне Ульяновскидан Чумаев Ильгиз белән Низамов Ильназлар алды, иншалар язучылар арасында Николаевка районыннан Мәрьям Рахмаева белән Ульяновскидан Регина Хәбибуллинага тиңнәр табылмады. “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” дип аталган өлкә рәсем конкурсында рус кызы Анастасия Бровина җиңеп чыкты. Аларга Габдулла Тукай китаплары, аның җырлары язылган дисклар бүләк ителде.
Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе.