tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның “Нур” татар халык театры Тәтеш районында гастрольдә булып кайтты
Ульяновскиның “Нур” татар халык театры Тәтеш районында гастрольдә булып кайтты

Ульяновскиның “Нур” татар халык театры Тәтеш районында гастрольдә булып кайтты

Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” татар халык театры Татарстанның Тәтеш районы Бакырчы авылында гастрольдә булып кайтты.

“Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Әниемнең җылы кочагы” спектаклен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, зал озакка сузылган көчле алкышларга күмелде. Әлеге чараны үткәрүдә күрсәтелгән матди ярдәм өчен Тәтеш районы “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстанның иң алдынгы эшкуары — Сафиуллова Римма Гомәр кызына ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук клуб мөдире, Гафурова Екатерина белән тавыш операторы Навил Ибрагимовка һәм авыл халкына зур рәхмәт! Сәламәт булыйк, кабат очрашырга насыйп булсын”, — ди «Нур» театры коллективы.

Чыганак: https://t.me/emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*