Моннан 20 ел элек Ульяновск өлкәсе Губернаторы халык хуҗалыгының төрле тармакларында аеруча югары уңышларга ирешкән кешеләргә төбәкнең иң югары бүләге – өлкәнең Почетлы гражданин дигән мактаулы исем бирү турында карарын имзалаган иде. Аның нигезендә аларның исемнәре өлкәнең Алтын китабына да кертелә. Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсенең хөрмәт һәм ихтирам китабына 219 кешенең исеме язылган булса, шуларның 18 е безнең кан-кардәшләребез. Шушы көннәрдә генә Ульяновск татар мәдәният үзәгендә әлеге милләтәшләребезнең фотогалереясы ачылды.
Бу көнне Ульяновск татар мәдәният үзәгенә килүчеләр өлкәнең иң төп басмаларының берсе-Алтын китапның битләрен ачып, анда исемнәре язылган кешеләрнең тормыш һәм хезмәт юлы белән дә якыннан таныша алдылар. Шунысын да әйтү урынлы булыр-Алтын китап дәүләт архивында саклана һәм бары тик елга бер тапкыр, 19 нчы гыйнварда , Ульяновск өлкәсе оешкан көнне генә бөтен халык хозурына тәкьдим ителә.
Шуңа күрә дә әлеге китапка гади механизатордан алып зур дәрәҗәләргә ирешкән җитәкчелеләргә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә дә байтак урын бирелгән. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар партия һәм сәнгать өлкәсендә эшләгән Фәһимә ханым Сәйфуллинага бу мактаулы исем 2000 нче елда бирелә.
Соңгы елларда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Сембер җирлегендә туып-үскән, татар халкына хезмәт иткән танылган шәхесләрне барлау, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өстендә шактый зур эшләр башкара. Ульяновскиның үзендә Димитровградта, Чардаклы районында бөек татар шәхесләренә һәйкәлләр куелды. Сәхәб Урайский, Фәйзулла Туишев, Габдулла Шамуков, Галимҗан Насыров, Азат Курчаков кебек данлыклы якташлары истәлегенә аларның туган авылларында мемориаль такталар ачылды. Ленин мемориалының “Сембернең данлыклы кешеләре” портретлар галериясенә якташлары СССРның халык артисты Габулла Шамуковның портреты да эленде.
Мәдәният үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән узган елны Сембер татарларының мәгариф һәм мәдәният музее ачылу да татар иҗтимагый тормышында зур вакыйга булды. Шәһәр урамнарына татар исемнәрен бирү буенча да планлы эш алып барыла. Бу көннәрдә исә автономия тырышлыгы белән Сембер-Ульяновск татарларына багышланган энциклопедик сүзлек тә әзерләнеп ята.
20 елдан артык Чардаклы КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Дамир ага Шәрипов Алтын китапка исеме язылган беренче татар кешесе.
Шәфкать Кәримов Чынлы районы “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативында гомер буе механизатор-комбайнер булып эшли. Бу исемгә ул 2007 елда лаек була. Шушы ук Кәшә авылында туып-үскән, өлкә татар автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат Курчаков исеме дә татар дөньясында билгеле шәхес. Бүгенге көндә мәрхүм булган Азат ага озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләде, институт ректоры вазыйфаларын башкарды, үзе исән чакта туган авылы турында саллы гына китап та язып калдырды.
Фотогалерея ачу тантанасына исемнәре Алтын китапка кертелгән мәрхүмнәрнең туганнары, балалары һәм якыннары да чакырулы иде. Гөлсем ханымның ире Әхтәм Хәсәнов өлкәнең иң алдынгы “Языковский” хуҗалыгын җитәкләгән кеше.
Тагын шунысын да әйтик, әлеге мактаулы исемгә лаек булучыларга өлкә хөкүмәте ай саен 12 мең сум күләмендә акча түләп тора һәм елга бер тапкыр шифаханәгә барып сәламәтлекне ныгыту өчен путевка да бирелә. Аларга шулай ук башка төрле социаль ташламалар да каралган. Моны чын мәгьнәсендә хезмәт кешесенә хөкүмәт тарафыннан күрстелә торган олы хөрмәт һәм ихтирам дип карарга кирәк.
Ульяновск өлкәсеннән Рамис Сафин “Татарлар”.
Фото search.tatar73.ru сайтыннан алынды