Россиядә игълан ителгән “Әдәбият елы” кысаларында өлкәнең Китап сараенда Татарстанның берничә китап нәшрияты, республиканың сәнгать осталары һәм китапханәчеләре катнашында татар әдәбияты көннәре булып узды.
Яңа китаплар акча сыман, ул һаман җитми һәм күбрәк булган саен яхшырак. Бүген дә Татарстанның милли китапханәсе Казанның берничә нәшриятында чыккан 300 дән артык яңа китапны семберлеләргә бүләк итеп алып килгән. Араларында әдәби әсәрләр генә түгел, затлы альбомнар, тарихи-документаль китаплар да байтак.
Казанлылар йөзләгән китапны бүләк итеп кенә түгел, төрле яшьтәге һәр теләгән кеше ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә алып килгәннәр.
Узган гасырның 90 нчы елларында Ульяновскиның үзендә дә татар телендә китаплар басылып чыга башлады. Өлкәнең “Өмет” газетасы базасында бүгенге көндә җирле язучыларның 80 нән артык китабы дөнья күрде. Тик шунысы кызганыч, беренче елларда китаплар өлкә бюджеты хисабына чыккан булсалар, соңрак аларны авторлар үз акчаларына һәм иганәчләр исәбеннән бастыра башладылар. Шушы көннәрдә генә “Сембер язлары” китабының да бишенче чыгарылышы үз укучыларына барып иреште. Җирле автономия һәм авторлар акчасына чыгарылган бу китапны әзерләгәндә дә редколлегия башка сыймаслык ясалма авырлыклар белән очраша. Россиядәге сыман Ульяновскида да дәүләт теле рус теле булганга сылтау итеп, башта китапны тәрҗемә итәргә кушалар.
Татар әдәбияты көнендә өлкәнең мәдәният министры Татьяна Ившинаның да катнашуыннан файдаланып, чыгыш ясаучылар бу хакта да әйтеп уздылар. Татар әдәбияты көнендә Казан федераль (Идел буе) университеты профессоры, Татарстанның халык артисты Мингол ага Галиев килгән халыкны үзенең җырлары белән генә түгел, ә сәнгать белән әдәбиятнең уртак үзенчәлекләре хакындагы чыгышы белән дә хәйран калдырды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Казан кунаклары өлкәнең татар мөхтарияте һәм җирле язучылар белән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүгә җыелдылар. Анда сүз татар китабының бүгенге хәле, аның сыйфаты, укылышы һәм чыккан китапларны тарату мәсәләләре турында барды.
Рамис Сафин Ульяновск