Бүген Ульяновск шәһәренең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә җирле “Өмет” газетасының 35 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.
“Өмет” басмасын тәбрикләргә Ульяновск өлкәсенең Мәгълүмат сәясәте министры Наталья Мартынова, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, БТКның Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов, “Шәһри Казан” гәҗите, “Без – бергә” кушымтасының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Үз чыгышында Гөлназ Шәйхиева Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән рәхмәт сүзләре җиткереп, редакция коллективына ноутбук бүләк итте.
Бүгенге көндә Исхак Хасибулла улы Хәлимов җитәкчелегендәге “Өмет” газетасы 4 мең данә тираж белән нәшер ителә. Әлеге басма төрле елларда “Татмедиа” агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның журналистлар берлеге тарафыннан оештырылган “Татар рухы һәм каләм”, “Бәллүр каләм”, “Хәбәр” һәм башка конкурсларның лауреаты исеменә лаек була.