Быел матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Ульяновски өлкәсенең 11 туташы катнаша.
17 мартта “Татар кызы-2019” бәйгесендә катнашучылар аш-суга осталыкларын күрсәттеләр.
Икенче этап 6 апрельгә билгеләнгән. Анда кызларны спорт ягыннан тикшереп караячаклар.
Бәйгенең финал өлеше 14 апрель көнне уздырылачак. Анда җиңүче Ульян өлкәсен Халыкара бәйгедә тәкъдим итәчәк.
Фото: 8422city