Ульяновскта быел зур Ифтар узачак. Мондый тәкъдим өлкә дин әһелләренең Ульяновск губернаторы Сергей Морозов белән очрашу барышында яңгыраган.
Ифтар 1 июнь көнне Ульяновскның “Волга-Спорт” аренасында үтәчәк дип ниятләнә. Анда 1,5 мең кеше катнашыр дип көтелә.
Мәгълүм буганча, быел Рамазан ае 17 май-16 июнь көннәренә туры килә.