1 декабрь көнне Түбән Новгородның “Буревестник” мәдәният йортында өлкә мөселманнары Диния нәзарәте Гаилә елы уңаеннан Мәүлид ән-Нәбигә багышланган Гаилә кичәсе уздырды. Шул искиткеч рухи-мәдәни чараның кульминацион финалында якшәмбе мәктәбәләрендә белем алучы 6 гаилә арасында Умрага ике юллама уйнатылды һәм бу өлкәдә бәхет Дзержинск шәһәренең “Арафат” мәдрәсәсендә белем алучы Рафик белән Галия Сәйфетдиновларга елмайды. Аларга шушы бүләкне өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән аның беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Салахетдинов тапшырды.
Тагын шуны әйтергә кирәк, бу чарага иң күп кеше Сергач округы белән Дзержинск шәһәреннән килгән иде. Беренчеләре шундый күңелле һәм үзенчәлекле концертка ике автобус белән барып кайтырга мөмкинлек тудырган өчен Сергач округы башлыгы Олег Радаев, депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев һәм халыкны оештырып делегацияне җитәкләп барган Ирфан Шаиповка рәхмәтле булса, икенчеләре чиксез ихтирамнарын автобус белән тәэмин иткән Халит Сафинга белдерә.
Олег ХӨСӘИНОВ