4 май Халыклар дуслыгы йортында яшь башкаручыларның 27 нче “Язгы тамчы” конкурс – фестивале узды. Яшь башкаручылар милли моңнарыбызны инструменталь уен коралларында яңгыраталар.
Конкурска 39 яшь талант җыелды – алар Ижевск, Можга, Глазов, Сарапул һәм Можгинский районының Большая Уча авылы балалар сәнгать мәктәпләре укучылары. Агрыздагы балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре дә музыка коралларының осталыгын күрсәттеләр.
Чараны Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге, Халыклар дуслыгы йорты, «Яңарыш» газетасы редакциясе оештырды.
Фестиваль традицион рәвештә зур гала-концерт белән тәмамланды. Анда катнашучылар солистлар һәм инструменталь ансамбльләр башкарган иң яхшы музыкаль номерларга ия булдылар һәм бу популяр конкурста җиңүчеләрнең исемнәрен белделәр.