tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Унбер батыр” проекты кысаларында Марий Эл Республикасына сәфәр оештырылды
“Унбер батыр” проекты кысаларында Марий Эл Республикасына сәфәр оештырылды

“Унбер батыр” проекты кысаларында Марий Эл Республикасына сәфәр оештырылды

20 нчы август Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, “Безнең Мирас” журналы баш мөхәрире Ләбиб Лерон, “Мәдәни җомга” гәзите баш мөхәрире Вахит Имамов, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин Марий Эл Республикасы Бәрәңге районында булып кайттылар. Эшлекле сәфәрнең максаты “Унбер батыр” проекты кысаларында Кормашчы-җәлилчеләрнең эзләрен барлау, хәтерләрен яңарту.

Биредә алар Куян авылында Гайнан Кормаш (1919-1944) исемен йөрткән мәктәптә район хакимияте башлыгы Әлфит Ибраев һәм җәмәгать эшлекләре белән түгәрәк өстәл форматында планнарны, фикерләрне уртаклаштылар.

Шулай ук, мәктәп администрациясе тарафыннан ,форсаттан файдаланып, әдипләр белән укучылар очрашуы, әдәби кичә уздырылды. Укучылар матур чыгышлар ясады. 1930 еллар ахырында 18 яшьлек Гайнан шушы авыл мәктәбендә географиядән һәм математикадан (арифметика) укыткан.

Журналистлар (Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Ленар Гобәйдуллин) һәм конгресс вәкиленнән (Разил Зиннәтуллин) торган делегация унбер батырның, әлегә , Абдулла Алиш (Татарстан), Фоат Булатов (Мәләвез, Башкортстан), Муса Җәлил (Мостафа, Ырымбур өлкәсе), Гариф Шабаев (Иске Турай, Башкортстан), Әхмәт Симаев (Усть-Рахмановка, Мордовия), Абдулла Баттал (Зур Тигәнәле, Татарстан), Зиннәт Хәсәнов (Иске Кәшер, Татарстан), Сәлим Бохаров (Миякә, Башкортстан) кебек шәхесләрнең туган якларында, хезмәт куйган, тормыш эшчәнлегенә бәйле урыннарда булып кайттылар.

Проектка бәйле кызыклы материаллар белән, сез “Казан утлары” һәм “Безнең мирас” журналларында, “Мәдәни җомга” гәҗите, Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында, шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә #унбербатыр хештегы аша таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*