2022 елның сентябрь ахыры. Илдә мобилизация башланды. Аяз күк йөзен кара болытлар каплады. Гөлфия Муллагалиеваны да районда беренче булып оешкан мобилизация группасына керттеләр. Шуннан бирле Гөлфия игелеклелек сафында — Ватан сакчыларына ныклы ярдәм итүдә.
Хәтерлисездер, ир-егетләрне Казандагы Экспога озатты да Балтач, гуманитар ярдәм хәстәрләүгә тотынды. Зур спорт биналарында кием-салым, азык-төлек тутырырга ул чакта ирекле рәвештә әлләни күп кеше тартылмаса да, Гөлфия кебек кулы эшкә батыр булганнар, ярдәм итәргә тартынып тормаганнар иң беренчеләрдән булып зур ишекләрне ачып керделәр. Белмим, Гөлфия бу адымга ничек баргандыр, моны ул үзе дә аңлата алмый, армиягә китәсе улы булуы моңа этәрде микән, әллә инде куерып килгән кара болытларның илгә афәт алып килүен йөрәге аша үткәрдеме, Гөлфия җиң сызганып ярдәм итәргә тотынды.
— Иң беренче «Хыял» яшьләр үзәгенә гуманитар ярдәм тутырырга бардык, — дип сөйли Гөлфия беренче көннәрен искә алып. — Ул чакта улым армиядә түгел иде әле, аны да алып бардым. Шуннан башланды инде, кайда нинди ярдәм кирәк, шунда ашыктык. Без шул берничә кеше идек инде гел йөри торган, ул кешеләр әле дә йөриләр. Капчыкларга салып, 150шәр набор тутыра идек. Аннан соң Нормага Гөлнара Эркаеваның тегү цехына төштем, анда йокы капчыклары тегә башлаганнар иде инде. Мин күп итеп мендәр тышлары кис-тем. Сынган кулларны элә торган өчпочмаклар тектек. Мин кисеп торам, кем тегә ала дип группага куям, килеп алып китә торалар. Аннан соң төннәр буе тегеп китергән мендәр тышларын юам. Ольгага алып барам, ул үтүкли, мин булавкалар беркетеп торам. Хәйран тартма әйбер җибәрә башладык шулай. Күпме посылка киткәндер ул чакта, санын да әйтә алмыйм, әллә ничә мең посылка киткәндер инде. Хәзер менә коры ашлар белән мәшгульмен. Ашларны үзем генә ясыйм, 110 килограмм ит кенә киптердем инде мин, капчыклап-капчыклап бәрәңгене әйтеп тә торасы юк. Анысын әни пешереп тора, сарымсаклар киптерә, алары өйдә — подвалда булган яшелчәләр инде.
Чыннан да, ул вакытта районыбыз кызлары баш күтәрми эшләде (хәзер дә шулай, тик менә ара-тирә тынып торулар булгалый, моны волонтерлар да инкарь итми, кешеләрнең ярдәмгә салкын карашларын иң беренче алар тоя). Эштән кайткач, өй эшләрен карыйлар да Гөлнараның тегү цехына җыелалар. Берсендә мине дә дәштеләр, шунда Гөлнара кисү-тегү эшләрендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары да өләшкән иде. Биредә Регина Гафиуллина, Руфия Закирова, Дамира Гыйльмуллина, Гөлнара Әсхәтдинова һәм башка ханымнар-туташлар булуы истә.
— Ул чакта гел ярдәм кулы сузучылар арасында Фәридә Иванова, Гөлнара Нигамәтуллина да бар иде, — дип дәвам итә Гөлфия. — Укытучылар, лаеклы ялдагы апалар да ярдәмнең үзәгендә булдылар. Төннәр буе мендәрләр тутырганым, тасмалар кискәнем истә әле.
Аш тутыруга килгәндә, Гөлфия күбрәк Арбор авылы халкы белән эшли. Узган санда әлеге авылдан волонтер Дилә Гарипова турында язган идек, ул да Гөлфия белән дустанә мөнәсәбәттә хезмәттәшлек итүе турында белдерде. Гөлфия әнисе Роза апа белән ашка кирәкле әйберләрне әрчеп, турап, пешереп, киптереп куя да, үзе тутыра алмаган очракта Дилә апа командасына җибәрә. Үз эше дә бар бит, чәчтарашханәсеннән бер дә клиентлар өзелми.
— Волонтерлык хезмәте минем эшемә зыян салмады, — ди Гөлфия. — Эштән кайткач көн саен ашлар киптерәм, кишердән морковча салаты белән китергән итләрдән шашлыклар ясап та чиләкләп озаттым инде мин егетләргә. Төркем белән бер бинада эшлибез, кирәгем чыкса, Гөлфия апа, әйдә, әз генә эш бар, дип, чакырып алалар. Аңа карап клиентларымны югалтмыйм, шөкер, андый чакта эшемне дә, клиентларымны да көйлим, рәхмәт, аңлыйлар, тавышланып йөрмиләр. Шуңа күрә махсус хәрби операциягә ярдәм итүнең шәхси эшемә зыя-ны булды дип әйтә алмыйм. Улым хәзерге вакытта хәрби хезмәттә, монда чакта ярдәм төягәндә бик булышты, каяндыр әйбер алып киләсе булса да аңа әйттем, — машина белән ул йөрде.
Оештыру эшләренә дә үзе бер кеше кирәк, мәсәлән, маскировка челтәрләре үрүне генә алыйк, акчасын җыясы, тукымасын, сеткаларын юнәтәсе, кисәсе, кем үрә алыр микән дип тәкъдим итәсе, үреп бетереп китергәч кабул итеп аласы, төркем аша эшне күрсәтеп барасы…
— Оештыру эшләре белән язмача да, болай да йөрергә туры килде инде, — дип дәвам итә сүзен Гөлфия. — Төркемебез җитәкчесе Рамил Әгълиуллин белән «мас-кировка челтәрләре үрүдә мәктәпләр булыша алмас микән?», дип җитәкчеләргә кадәр кердек инде башта. Кешедән кергән акчаны, ярдәмне язып бара торган ундүртенче калын дәфтәрем тула инде. Эшеңне туктат дигән язулар да булды, бер башлагач, хәзер туктап булмый инде, чөнки егетләргә ярдәм бик кирәк, җиңүне якынайтыр өчен аларга тылдагыларның ныклы терәге мөһим. Кешенең борчу-хәсрәтен болай гына уздырып җибәреп булмый, алар белән бергә булырга, ил улларын ташламаска кирәк. Әле, киресенчә, ярдәм итәргә теләге булганнарны үз артымнан күбрәк ияртер идем. Газета укучылар волонтерлык хезмәте турында сөйләвемне мактану дип кабул итмәсеннәр, зинһар…
Гөлфия үзе турында яздыртырга теләмәсә дә, аның кебекләрнең хезмәтләрен читтә калдыру мөмкин түгел. Мондый мактану була алмый, бу ил белән бергә атлау, безне саклаучыларга күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәргә тырышу гына. Шуңа күрә, баш очыбызда кара болытлар йөргәндә, артык-тордык сүзләр сөйләми генә, волонтерларга ничек булдыра алабыз, акчалатамы-әйберләтәме — шулай булышсак, күпкә акыллырак булып күренербез.
Гөлфия эштән куркып тора торганнардан түгел, югалып калу да аңа төс түгел. Төпкә китә башлаганда да, штурвалны нык тотып, корабны сак-лап калды алар һәм менә җайлап кына эшләрен дәвам итә киләләр, ни дисәләр дә, районда махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән Балтачта иң беренче оешкан төркем бу. Егетләрнең сорауларын канәгатьләндереп, кирәкле әйберләрен вакытында илтеп бирергә тырышалар. Гуманитар ярдәм төялгән машиналарны Гөлфия Муллагалиева Балтач чигендә озатып кала, алар китүгә янәдән җиң сызганып эшкә тотына, кайтуларын куанып көтеп ала. Тизрәк җиңү килүен дә тели инде Гөлфия, улы да армиядә бит, йөрәге тыныч түгел.
Килер бер көн, Гөлфия кебекләрнең исеме ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылыр, алар халкыбызның тырышлыгын, юмартлыгын да тарих елъязмаларына үзләре белән алырлар. Шул изгелек дәфтәрен генә дә «минем исем бар микән монда, ярдәмем тиде микән?», дип ачып караучылар булыр, һичьюгы, музейларда аны балалар, оныклар дикъкать белән күздән кичерерләр.
Чыганак: baltaci.ru