Бүген, 18 февраль көнне, Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә төбәкара “Ак хисләр” фестивале узачак.
Быелгы фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55-еллык иҗади эшчәнлегенә багышлана.
Фестивальдә Оренбург өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук күрше Самара өлкәсеннән, Башкортстан республикасыннан үзешчән талантлар катнаша. Алар җыр, фольклор, нәфис сүз, бию жанрлары буенча көч сынаша.