tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Унҗиде яшеннән сугышка киткән
Унҗиде яшеннән сугышка киткән

Унҗиде яшеннән сугышка киткән

– Минем карт бабам Гомәр Хәлиулла улы Хәлиуллов 1926 елның 25 декабрендә Ульяновск өлкәсенең Губанкүл авылында туган. 13 яшеннән колхозда эшләгән — җәйләрен сабан сөргән, кышларын колхоз терлекләрен караган.

1943 елның декабрендә 17 яше дә тулмаган егетне армиягә алалар. Башта 55 санлы запас полк урнашкан урманга илтеп, землянкаларга урнаштыралар. Төшкә кадәр солдатлар күнегүләр ясыйлар, ә бераз ашап-эчеп һәм ял итеп алгач, кичкә кадәр урманнан утынга бүрәнәләр ташыйлар. Алты айдан соң егетләрне чик сакчылары гаскәрләренә билгелиләр һәм Харьковка алып китәләр. Анда да 4 ай буе сугыш һөнәренә өйрәнәләр солдатлар. Чыныккач, аларны Икенче Украина фронтына озаталар. Алар дезертирларга, немец диверсантларына каршы көрәшәләр. Аннан Львов шәһәре һәм Польшаның Перемышль чигендә 1950 елга кадәр хезмәт итә бабам.

1944 елның көзендә, чикләрне һәм эчке тәртипне саклаучы гаскәрләрне бергә җыеп, бандерачыларның бик каты сугыш башлауларын хәбәр итәләр. Карпат тауларында 9 ай буе бандерачылар белән көрәшәләр. Бабам станоклы пулеметчы була.

Ничәмә еллар узса да, ул коточкыч сугышны онытмый — бергә хезмәт иткән һәм һәлак булган иптәшләре гомер буе күз алдында тора. Ветеран икенче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» ордены, “Румынияне, Чехословакияне азат иткән өчен”, «Батырлык», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан кайткач, кечкенә авылында эш булмаганлыктан, бабам Куйбышевка китә, башта «КИНАП» заводына эшкә урнаша, Нурҗиһан исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә. Ике уллары туа. Гомәр бабам 40 ел Фрунзе заводында слесарь-сантехник булып эшләп, пенсиягә чыга. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Хәзерге вакытта карт бабам исән-имин.

Аделина ГАЙЗУЛЛИНА, МБОУ Школа «Яктылык» мәктәбенең 9 «А» сыйныфы укучысы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*