“Урал сандугачы – 2026” конкурсы быел унсигезенче тапкыр уза. Бу елны бәйгедә Свердловск, Төмән, Курган, Чиләбе, Новосибирск, Кемерово өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Манси автоном округыннан, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан килгән татар моңын сөючеләр катнаша. Беренче онлайн турда катнашкан 270 кеше арасыннан жюри әгъзалары 217 кешене сайлап алдылар. Икенче тур конкурсы һәм Гала-концерт 4 апрель көнне Екатеринбург тирәсендәге Новоберезовский микрорайонында урнашкан “Современник” мәдәният сараенда узачак.
“Урал сандугачы -2026” конкурсын оештыручылар һәм гамәлгә куючылар: Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге, “Урал татарлары конгрессы” төбәк татар иҗтимагый оешмасы”. Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә уздырыла. Шулай ук Төбәкара зур масштаблы конкурсны уздыру чыгымнарын күтәрүдә “Березовский рудник” Акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Нәбиуллин, Свердловск өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Хәбибуллин, Свердловск өлкә Законнар Җыелышы депутаты Вячеслав Брозовский ярдәм күрсәттеләр.
Конкурста катнашу һәм тамашачылар өчен Гала-концерт бушлай. Моннан тыш, җиңүчеләргә шактый яхшы призлар әзерләнде. Катнашучыларны арзан бәягә тукландыру чаралары күрелде.
Фәвия Әхтәмова


