11 гыйнвар көнне Екатеринбургта Свердловск өлкәсе “Урал татарлары” конгрессының идарә утырышы булып үтте. Көн тәртибендә узган 2018 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау, 2019 елга эш планын раслау, татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр кертү мәсьәләләре каралган иде.

Моннан тыш, утырышта бик җанлы һәм кызыклы фикер алышулар булып узды. Конгрессның үз сайтын яңарту, социаль челтәрләр белән актив эшләү, төрле төркемнәр булдыру, идарә составында төрле юнәлешләрдә эшләү өчен комиссияләр төзү кебек тәкъдимнәр яңгырады. 2019 елда уздырылачак чараларны оештыру буенча фикер алышулар булды.
Идарә әгъзалары нәкъ бер атнадан соң янәдән җыелып, Татар халкының үсеш стратегиясенә кертеләчәк барлык тәкъдимнәрне туплап кабул итәргә дигән карарга килделәр.
Фәвия Сафиуллина
Екатеринбург