17 мартта Екатеринбургта «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» кинопрезентациясе узачак. Фильм легендар татар җырчысының язмышын тасвирлый һәм аның 90 еллыгына багышлана.
Авторлар Илһам Шакировны төрле чорларда яхшы белгән кешеләр белән сөйләштеләр. Аның музыкантлары белән аралаштылар, фотолы һәм видеолы шәхси архивларын тикшерделәр. Фильмның төп соравы: ни өчен гомере буе халыкка хезмәт иткән, күп тапкырлар СССР буйлап йөргән шәхескә халык артисты исеме бирелмәгән? Фильмны төшерүчеләр Шакировны төрле, күпкырлы итеп күрсәтергә тырышкан.
Совет чорында Шакиров даими рәвештә Свердловск өлкәсендә гастрольләрдә була. Әлегә 1970-нчедән 1990-нчы елларга кадәр басмаларны таба алганнар. Ул үзе генә дә, «Татарстан сәнгать осталары» белән дә чыгыш ясаган. Ул чор шаһитлары җырчыны Уралда никадәр яратканнарын һәм хөрмәт иткәннәрен билгели. Концертлары тулы заллар белән ике-өч көн булганлыгын бәян итә.
Казанда презентация 2026 елның 9 гыйнварында узды. Фильмның режиссеры һәм сценаристы – Рәдиф Кашапов. Татар телендәге фильм рус субтитрлары белән. Дәвамлылыгы: 1 сәгать 25 минут.
Фильмның премьерасы 17 мартта 19:00 сәгатьтә Зәйнетдин Агафуров йортында узачак. Яшь чикләве: 18+. «Татар Екатеринбург» проекты кысаларында Татарстан Республикасы вәкиллеге һәм «ЯШЕН» яшьләр оешмасы тарафыннан күрсәтү оештырыла. Керү – ирекле