tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урам бәйрәме искечокалыларны берләштерде
Урам бәйрәме искечокалыларны берләштерде

Урам бәйрәме искечокалыларны берләштерде

Авыллар бетә, юкка чыга дип чаң суккан заманда, кече авылларда гөрләтеп бәйрәмнәр үтә. Иске Чокалы авылында да «Урам бәйрәме» булып узды. Аның төп оештыручылары—Асхаровлар гаиләсе: Ильфак- Эльвира, балалары Ландыш һәм Ильнар булды.

Бәйрәмгә шушы урамда элек һәм бүгенге көндә яшәп торучылар, шулай ук, авыл халкы, якташлар күпләп җыелды. 2024 ел—Гаилә елы икәнлеген дә истә тотып, чара барлык гаиләләрне бергә берләштерде.

Бәйрәмнең үзенчәлекле өлеше булып, һәр нәсел үзенең җиде буын шәҗәрәсен тәкъдим итүе торды. Моның өчен махсус баннерлар урнаштырылган иде.

Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, абыйлар һәм апалар, яшьләр һәм балалар белән бәйрәм ясин мәҗлесе белән башланып китте. Авылның имамы Рамиль хәзрәт догалар укыды, вәгазьләр сөйләде.
Киров урамында йорт саен, диярлек, талант ияләре яши икән. Моны алар бәйрәм барышында исбатлады.

Сүз осталарының чыгышлары, җыр-моңнар — бәйрәм бизәге булды.
Элек аулак өйләрдә үткәрелә торган халкыбызның уеннары да читтә калмады. Йөзек салыш, шешә әйләндереш һәм башка уеннарда чарада катнашучылар бик теләп уйнады.

Бу күңелле һәм үзенчәлекле бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Бөтен урамга тәмле аш исләре таралды. Өстәлләрдә кайнап торган самовардан хуш исле чәй эчеп, күңелле уеннар уйнап, дәртле җырлар җырлап, кич җиткәнне сизми дә калды халык.

Киров урамында яшәүчеләрнең бердәмлеге, осталыгы, авылы һәм күрше-тирәләре өчен янып-көеп, ярдәмләшеп яшәве күренде дә инде шушы матур чарада. Халык бу бәйрәмне оештыручыларга бик рәхмәтле булып калды. Шундый дус, тату авылдашларыбыз, күршеләребез булганда авыл мәңге яшәр, яшәрер дигән өмет ташламый безне. Мондый чаралар бөтенебезне берләштерә.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*