Безнекеләрдән кайберләренә кирәкми, читтәгеләрнең барысына да кирәк. Нәрсә ул? Туган тел. Бүген татар теленең кадере шундый. Кичә башкалада татар теле һәм әдәбияты буенча III төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда яшьләр туган телне саклау турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Чарада катнашкан Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, республикабыздагы иң зур байлык – халыклар дуслыгы, дип белдерде. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренә телләрен саклау, үстерү өчен шартлар тудырырга тырышуларын җиткерде.
Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, татар теле ул – яшьләр теле. “Туган телебезне өйрәнеп кенә калмыйча, аны үстерүгә көчегезне куегыз. Төбәкләрдәге татар оешмалары, хәрәкәтләренә кушылыгыз, ”Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашыгыз. Татар теле – яшьләр дөньясы, ул бик кызык. Дипломыгызны сейфка бикләп куймыйча, эшегездә куллансагыз иде”, – диде ул, яшьләргә киңәшләрен биреп.
Мин – нәселемнең тел сакчысы
Бәйгедә илнең 22 төбәгеннән 180 кеше катнашкан. Кичә шулар арасыннан сигез җиңүче ачыкланды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты, сәнгатьле сөйләм юнәлешләрендә көч сынашты. Сәнгатьле сөйләм бәйгесендә берьюлы ике кеше – Мәскәүдән Илнар Каюмов белән Башкортстаннан Тимур Суфиянов Гран-при яулады.
Олимпиадада катнашучылар туган телнең тамырында аның бүгенгесе, киләчәге ятуын яхшы аңлый. “Мин татар телен яхшы белергә тиеш. Чөнки мин – булачак әти, гаилә башлыгы. Әгәр туган телемне белмәсәм, аны балаларыма өйрәтә алмаячакмын. Мин – нәселемнең тел сакчысы”. Иҗади бәйгедә ир-егетләрнең язган сүзләре бу.
КФУ мөгаллимәсе, жюри рәисе Эльвира Денмөхәммәтова, укучыларның эшләрен тикшерү җиңел түгел, ди. “Комиссия әгъзаларының күзләренә яшьләр килгән чаклар да булды. Тел турында нинди генә сүзләр сөйләмәсеннәр, нәрсә генә язмасыннар – эшләрне тикшергәндә, укучыларның телебезне сакларга теләгәннәренә, күңелләре керсез икәнлегенә инандык. Бу теләкләре киләчәктә дә сүнмәс дип ышанабыз. Эшегезнең әҗерен күрү бәйрәме белән котлыйм”, – диде ул.
“Туган телемне үзлегемнән өйрәнәм”
Гран-при иясе Илнар Каюмов Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге этно-мәдәни мәктәптә унынчы сыйныфта белем ала.
– Әби-бабайларым Түбән Новгород өлкәсендә яши. Җәйге каникулны алар янында уздырам. Өйдә, Мәскәүдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Әти машина йөртә, әни – хисапчы. Абыем вузда укый. Телне гаиләдә дә, мәктәптә дә өйрәнү кирәк. Бездә татар теле бары башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Мин татар теле укытучысы янына барып, үземне кызыксындырган сорауларымны бирәм. Ул барысын да җентекләп аңлата, китаплар тәкъдим итә. Унынчы сыйныфның әдәбият дәреслегенә кергән барлык әсәрләрне укып чыктым. Кыскартып түгел, тулысынча. Милли җанлы мин. Мәктәбебездәге Каюм Насыйри үзәгендә иҗади очрашулар, чаралар үткәрелә. Шәһәрдә мәдәни үзәкләр бар, мәчетләрдә дә татарча өйрәнеп була”, – ди киләчәктә физик булырга теләүче Илнар.
“Бездә чикләү, кысрыклау юк”
Самарадагы “Яктылык” мәктәбенең татар һәм урыс телләре укытучысы Фәния Гыйлаҗева әнә шулай ди. Анда 550ләп укучы укый икән. Мөгаллимә, урыс теле дәресләрен татар теленә бәйләп өйрәтәм, ди. “Мәктәп ачылганнан бирле татар телен атнасына 2–9 нчы сыйныфларда – 3әр, югары сыйныфларда 2шәр сәгать укыттык. Хәзер дә шулай. Самарада татар телен укытуга караш яхшы. Без бик канәгать. Укучылар татар теле бәйгеләрендә, олимпиадаларда бик теләп катнаша. Яхшы мөгамәлә өчен татарстанлыларга рәхмәт”, – ди Фәния ханым.
Гөлнара Тамендарова Оренбург өлкәсендәге Озерки мәктәбендә 32 ел татар теле укыта. Укучылары татар теленә багышланган бәйгеләрдә җиңүләр яулый икән. Мәктәптә татар теле 9 нчы сыйныфка кадәр өчәр сәгать укытыла, шуларның берсе – әдәбият.
– Татарстаннан ерактарак яшәгән саен, туган тел кадерлерәк. Ул бит – ана телебез. Тел бетсә, милләт бетә, укучыларыбыз шуны яхшы аңлый. Дәрестә татарча сөйләшәбез. Анда 82 укучы белем ала. Ел саен мәктәптә татарча спектакльләр куябыз. Телне бар көчебезне куеп сакларга тырышабыз. Әмма авыл картая бара, яшьләр күбрәк шәһәргә китә, – дип сөйләде Фәния ханым.
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин укучыларны бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәргә күңелләрендәге изге хисне укучыларга җиткерә алуы өчен рәхмәт әйтте. “Рухыгыз көчле булсын! Телне гаиләдә саклап калып, урамда да татарча сөйләшегез, аны мәгълүмат чараларында кулланырга курыкмагыз. Туган телебезнең үсешен дөнья күләмендә җиткерү, аны яклау максатында сезне апрель аенда узачак халыкара олимпиадада көтеп калабыз”, – диде ул.
Сәрия Мифтахова