tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урай Сабантуе гөрләп узды
Урай Сабантуе гөрләп узды

Урай Сабантуе гөрләп узды

Сабан бәйрәме тирә-яктан кунакларны җыйды. Бәйрәм хуҗалары бай программа белән сөендерделәр.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы – махсус Сабантуй өчен әзерләнгән бер тонна авырлыктагы рекордлы чәкчәкне татып карау булды. Бәйрәмнең автономияле округ халкы өчен зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шәһәр Сабантуенда катнашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы чакырылды. 41 мең кеше яшәгән Урайда 30дан артык милләт вәкилләре дус-тату яши.
Якты вакыйга – Сабантуй – 2025не традицион гаилә кыйммәтләренә, батырлыклары һәм Ватанны яратулары белән Россия тарихына үз исемнәрен мәңгегә язып калдырган геройлар истәлегенә багышладылар.
Сабантуйда – һөнәрчеләр мәйданчыгы эшләде, милли уеннар, көрәш булды. Бәйрәмне махсус кунаклар – җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова бизәделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*