Декабрь ахырында Уразавыл мәдәният йортында бик матур чара – “Ягымлы әбием минем” дип аталган II округара конкурс үтте. Аның кемнәр арасында булганы исеменнән күренә инде – 55-75 яшендәге әбиләр катнашты анда.
Конкурсның төп оештыручысы – Нижгар татарлары конгрессы, әлбәттә, Кызыл Октябрь округы администрациясе һәм мәдәният бүлеге ярдәмендә. Һәрвакыттагыча, өлкә татар автономиясе дә якта калмады, ә информацион ярдәмне өлкә “Туган як” газетасы күрсәтте.
Чара “Бәйрәм” ансамбле башкаруында бик матур сәламләү җыры белән башланды, аннары алып баручылар – автономия активисты Альберт Юсупов һәм Пашат мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Алиякберова җылы сәламләп, котлау өчен сүзне округ администрациясе башлыгы урынбасары, мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһаповка бирде. Рауф Надирович тамашачыларны һәм катнашучыларны округ администрациясе исеменнән сәламләп, соңгыларына уңышлар теләде, шулай ук бар халыкны Яңа ел белән котлады.
Ниһаять, чараның төп сәбәпчеләре белән танышыр вакыт җитте. Бу көнне Кызыл Октябрь, Пильна, Спас округларыннан биш ханым (әйе, “әби” дияргә тел бармый) – Хамдия Азизова (Татар Моклокасы), Шәмилә Айнетдинова (Сафаҗай), Афия Каюмова (Уразавыл), Хасәнә Якубова (Пашат) һәм Гөлнара Рамазанова (Суыксу) “Ягымлы әбием” исеме өчен көрәште. Хасәнә апа белән Хамдия алмай катнашучы хезмәт юлын дәвам итә – Шәмилә белән Гөлнара тәрбиячеләр, Афия Уразавыл шәфкать йортында мәдәни оештыручы.
Алып баручылар аларны сәхнәгә чакырып, кыскача һәрбересе турында сөйләде. Бишесе дә гади, тыйнак авыл хатыннары, балалар үстергәннәр, оныкларына шатланып яшиләр, Хамдия алмайның хәтта оныкчыклары да байтак инде.
Аларның чыгышын Татарстанның халык артисты Ваиз Бәйрәмов, атказанган артисты Энҗе Шаймурзина, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Айнетдинова һәм шушы юллар авторыннан торган жюри бәяләде, ә исәп-хисап эшләрен Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Невретдинова алып барды.
Беренче бирем, гадәттәгечә, визит карточкасы иде. Анда катнашучы ханымнар шигъри юллар, видеопрезентацияләр аша, кайберләре булышу төркеме ярдәмендә үзләре, тормышлары, мавыгулары турында сөйләде.
Икенче бирем иң тәмлесе – “Хуҗабикә” конкурсы иде. Уңган да инде безнең татар хатыннары – кәкәшләр, төрле эчлек белән әзерләгән бәлешләр, өчпочмак, өлеш, зур бәлеш – барысы да күз явын алырдай матур, телеңне йотардый тәмле иде һәм матур итеп тәкъдим дә иттеләр, Гөлнара Рамазанова хәтта самавыр да куеп, тулаем чәй табыны корды. Хасәнә апа быел икенче тапкыр катнаша, ул әле үзкуллап эшләгән, матур итеп төргән хуш исле сабын һәм җылы оеклар да алып килгән иде. Бу бирем өчен барысы да, әлбәттә, биш баллга лаек булды.
Өченче биремдә ханымнар үзләренең талантларын күрсәтте. Хамдия алмай бик эчтәлекле вәгазь сөйләде, Шәмилә, һәрвакыттагыча, сандугачтай җырлавы белән шаккатырды, Афия шәфкать йортында тәрбияләнүчеләр белән кызыклы сәхнә күренеше күрсәтте, Хасәнә апа дога укыды, Гөлнара шулай ук матур җыр башкарды.
Дүртенче бирем “Балалар сөйли” дип аталды. Биредә Уразавыл балалар бакчасы тәр- бияләнүчеләре ниндидер бер сүзнең мәгънәсен аңлатырга тырышты, катнашучылар ул сүзне атарга тиеш иде. Бу биремне барысы да уңышлы ерып чыкты.
Һәм соңгы бирем – милли костюмнан дефиле иде. Менә кая матурлык – бүген хәзер һәрбересен подиумга чыгарырга була! Жюриның эше бер дә җиңел булмады бу көнне, әмма конкурс булгач җиңүчесе була инде. Нәтиҗәдә, Хамдия Азизова “Иң зирәк әбием”, Афия Каюмова “Иң креатив әбием”, Хасәнә Якубова “Иң сәләтле әбием”, Гөлнара Рамазанова “Тамашачы симпатиясе призы” номинацияләрендә җиңүче дип билгеләнде, ә төп җиңүче дип иң күп баллар җыйган Шәмилә Айнетдинова табылды һәм ”Иң ягымлы әбием” исеменә лаек булды.
Конкурсантларны бүләкләүгә күчкәнче, сүз хөрмәтле кунакларга бирелде. Сергач округының депутатлар советы рәисе Равил Мангушев мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтеп, оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисенең урынбасары Алсу Садековага Рәхмәт хаты тапшырды.
Өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев та мондый чараларның яшьләргә үрнәк булуын ассызыклады, бергәләп күп чаралар уздырылганын билгеләп үтте.
Гөлнара Рафековна конкурсны оештыруда ярдәм күрсәткән округ администрациясенә һәм мәдәният бүлегенә, аны яктырткан өлкә “Туган як” һәм округ “Сельские вести” газеталарына рәхмәт белдерде. Барлык чыгыш ясаучылар, әлбәттә, Яңа ел белән дә котлады.
Конкурста катнашкан ханымнарга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләрне Гөлнара Абдуллина тапшырды. “Сезнең инде бу сәхнәгә чыгуыгыз зур җиңү, рәхмәт барчагызга”, – диде ул.
Бүләкләүләр бу көнне моның белән генә тәмамланмады – махсус хәрби операция зона- сында илебез мәнфәгатен яклаучы батырларга, Мулино госпиталендә дәваланучы яралыларга гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашучыларга өлкә хөкүмәтенең региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министрлыгының һәм нижгар татарлары конгрессының Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Гөлнара Рафековна Мулино госпитале җитәкчесенең округ волонтерлары исеменә юлланган Рәхмәт хатын укыды.
Конкурс барышында округ мәдәният йорты артистлары Азат һәм Наилә Жиһаншиннар, Марат Каюмов, Рәмис Абдулкаюмов матур җырлары белән сөендерде. Ә ахырда Татарстан кунаклары Ваиз Бәйрәмов белән Энҗе Шәймурзина бик матур концерт бирде. Берсе кызганыч – тамашачылар саны күп түгел иде. Ә инде килгәннәре ихластан ял итеп, ләззәт алып китте.
Тулаем алганда, гореф-гадәтләребезне, милли мәдәниятебезне саклап үстерүгә юнәлтелгән чара бик матур булды һәм куйган максатларга ирешелде.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Илнар Садеков фотолары.