tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урманасты Үтәмешкә кунаклар кайтты
Урманасты Үтәмешкә кунаклар кайтты

Урманасты Үтәмешкә кунаклар кайтты

Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йортында Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашлары Миләүшә Рәхимовның иҗат кичәсе узды. Бик күп шигырьләр авторы, моңлы тавышлы Миләүшә Тәкъфил кызы бәйрәменә авылдашлары гына түгел Түбән Камадагы, Казандагы дуслары, хезмәттәшләре дә кайткан.

Кунаклар, авыл мәчетенә кереп һәм күренекле рәссам Әхсән Фәтхетдинов нигезенә барып, дога кылдылар. Мәдәният йортындагы чара да аны искә алудан башланып китте. Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Миләүшә Рәхимова һәм аның дуслары үзләренең моңлы җырларын авыл халыкына бүләк иттеләр. Кайткан кунаклар авылның матурлыгына сокланып матур шигырьләр дә иҗат иттеләр.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*