tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч
Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч

Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч

Урман – бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә
файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз. Ул агач һәм муллык чыганагы
гына түгел, ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз
бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә.

Урман хуҗалыгы эшләре Петр I патшалык иткән чорда дәүләт дәрәҗәсенә
күтәрелә. 1718 елда Петр I Адмиралтия приказы каршында урман конторасы
ача һәм “Казан һәм Нижегородск губерналарында имән урманнарын саклау һәм
карау” дигән указы нигезендә Казан адмиралтийствосы оештыра. Россиянең
урман департаменты оештырылуга 221 ел. Шушы ике гасырдан артык ел эчендә
урман хуҗалыгында күп тапкыр реформалар уздырылса, исемнәре үзгәрсә дә,
урманчыларның төп бурычлары булып урманнарны саклау, яңаларын утырту,
бердәм урманчылык сәясәте алып бару тора.

Көлмез поселогына кергәндә, безне беренче булып урман хуҗалыгы каршылый.
Хуҗалык ишегалдында эш барганы күренеп тора. Идарә йортына кергәндә,
урманнарга сак карашка, экология ягыннан тәртипкә өндәп язган такта
тора: “Заходи – тихо, веди – бесшумно, бери – мало, уходи – благодарно”.
Мондый элмә такталарга игътибар итүчеләр күпме, азмы икән? Ләкин әлеге
урманга кагылышлы шигарь урманчылыкны рациональ алып баруда, саклау һәм
тулыландыруда гел дә актуаль булып тора.

Көлмез урман хуҗалыгы конторасында ике җитәкчелек утыра: “Киров
лесцентр” җитәкчелеге филиалы һәм Көлмез урманчылыгының урман бүлеге
идарәсе. Соңгысында бер ел элек коллектив тулысынча алышынган.
Начальникны да, урман хуҗалыгы мастерын да, экономист-бухгалтерны да
конкурс нигезендә сайлап куйганнар. Монда үз эшләренә тугрылык-
ларын күрсәткән, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче чын белгечләр эшли
дисәм дә, ялгыш булмас.

Көлмез урман бүлегенең начальнигы Вадим Ринад улы Идрисовның туган-үскән
җире куе урманнар арасында урнашкан Плотбище авылы. Суводский урман
хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, Йошкар-Ола политехник
университетында укып, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеген ала ул.
Җитәкче итеп сайлап куюларына да тәҗрибәсе һәм күрсәткән эше бар. Урман
эшкәртү предприятиеләрендә мастер да, инженер да, директор вазыйфаларын
үтәүче дә булган. 13нче елдан Микваровский участок урманчылыгында
лесничий булып эшли башлый.

Җиде участок урманчы- лыгыннан торган Көлмез урман хуҗалыгы карамагына
177970 гектар мәйдандагы урманнар керә. Бу урманнар аша газ, нефть
трассалары да үтә. Урман хуҗалыгының төп эше урманнарны саклау һәм аны
кисүчеләргә карата контроль алып бару. Урман кисү, эшкәртү белән 22
арендатор шөгыльләнә. – Киселәсе агачның еллык күләме 282800 кубометр.
Агачларны кискәннән соң, яңаларын да алар ук утырталар, карыйлар, – дип сөйли Вадим Ринад улы. Көлмез районында күпләп урман кисеп эшкәртүче арендаторлар Удмуртиядән, Нововятский урман эшкәртү комбинаты.
Россия буенча урман ху- җалыгы эшчәнлеген үзгәртеп коргач, участок
урманчылыкларында контроль алып баручы лесничийлар гына калдылар.
Сентябрь аенда була торган “Урман хезмәтчәннәре” бәйрәмендә Көлмездә дә
хезмәтләре белән лаеклы урманчыларны бүләкләгәннәр. 30 ел үз эшенә тугры
калган П.М.Комаров күкрәк билгесенә лаек булган.

Көлмез урман хуҗалыгында үз эшенә бирелгәннәр эшли. Урман хуҗалыгы
мастеры Тәнзилә Рөстәм кызы Батина Йошкар-Ола шәһәренең политехник
университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлый.
Плотбище егетенә кияүгә чыгып, шунда тормыш башлап җибәрәләр. Тәнзилә
ханым Мари Иле Мари Турек районы кызы булса да, безнең якларны,
урманнарны үз итеп, яратып яши. Тәнзилә белән Александрның бер-бер артлы
уллары Артем белән Арсений туалар. Җиде ел декрет ялында булганнан соң,
2017 елда Тәнзилә Көлмез поселогы хакимиятендә бистәне төзекләндерү
буенча белгеч булып керә. Ул вакытка алар гаиләсе Көлмездә яши башлый
инде. Тормыш иптәше Александр Плотбищега йөреп, элеккечә “Ланда-лес”
предприятиясендә мастер хезмәтен башкара.

Урманнарны саклауда, үстерүдә елдан-ел яңа ысуллар таләп ителә. – Мин
университетка 2005 елны укырга кердем. Ул вакытта инде урман хуҗалыгы
буенча реформалар үткән иде. Безне яңача укыттылар. Мин хәзер элеккечә
эшли дә алмас идем, – дип сөйли, үз эшен яратып башкарган Тәнзилә Рөстәм
кызы.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*