8 ноябрь көнне Чувашия Республикасының Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарча диктант- 2024» дөньякүләм акциясе үткәрелде. «Татарча диктант» акциясе грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән. Максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру.
Акциядә катнашучылар Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек яздылар.
Акцияны оештыручыларга һәм катнашучыларга бик зур рәхмәт!
Чыганак: urmsosh-komsml.edu21-test.cap.ru