Дүртенче “Урмай залидә” төрки дөньясының традицион мәдәнияте халыкара фестивале быел 6-8 май көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылары.
Фестиваль 6 майда “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбленең 30 еллыгын бәйрәм итү белән ачылып китәчәк. Бу данлыклы төркем Чуашстан Республикасының Комсомол районындагы Урмай авылында оешып, 3 дистә ел уңышлы иҗади юл үтте.
7 май – бәйге һәм җиңүчеләрнең гала концерты көне. Үткәрү урыны – Урмай авылы.
8 майда җиңүчеләр Чабаксар шәһәрендә Чуашстанның республика сабан туенда концерт бирәчәкләр.
Фестивальгә катнашу шартларын һәм оештыручыларның координатларын түбәндә урнаштырылган Положениедән карап белергә була.