“Урмай-Зәлидә” фестивале конкурсы гаризаларны 1 нче февральдән кабул итә башлый.
Фестиваль сигезенче ел рәттән Чувашия Республикасының Урмай авылында, Рамазан аеннан соң, май ае ахырында үткәрелә. Бу хакта Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге хәбәр итә.

Быелгы фестиваль “Кәрван мирас-4” социаль иҗади проекты нигезендә, “Урмай-Зәлидә” фестиваль конкурсы дистанцион рәвештә, 2020нең елның 28-30 нче маенда үтәчәк. Читтән торып та конкурста катнашырга мөмкин, Ул 01 нче февральдән 01 нче июньә кадәр уздырыла. ““Урмай-Зәлидә” фестивале Чувашия АССРның һәм ТАССР”ның 100 еллык юбилеена багышлана. Төркия, Казахстан, Үзбәкстән илләреннән, Саха Якутия, Кабарда-Балкар, Татарстан һәм Идел буе төбәкләреннән катнашырга теләүчеләр бар”, – ди оештыручы Фәрит Гыйбатдинов.
Фестивальнең икенче туры 28 майда Чувашия Республикасы татар фольклор-этнография коллективлары катнашындагы концерт белән Урмай мәдәният йортында ачыла. 29 майда Түбән Новгород һәм Татарстанның Кайбыч районы үзешчән коллективлары чыгышлары белән дәвам итәчәк.
30 май – фестивальнең конкурс һәм гала-концерт көне. Ул Урмай авылы сабан туенда көне буе дәвам итеп, кич җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнәчәк.
24 июньдә Чуваш Республикасы көнендә Чабаксар шәһәрендә фестиваль лауреатларының тагын бер гала-концерты көтелә.
Оештыручылар, башка еллардагыдан аермалы буларак, конкурс номинацияләренең артуын, төрки дөньяның музыкаль мәдәнияте буенча эзләнү һәм эксперименталь эшләр номинациясе өстәлүен билгеләп үтәләр.