tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда Сабантуй татарча гына булган
Урмайда Сабантуй татарча гына булган

Урмайда Сабантуй татарча гына булган

Милли бәйрәм Чувашия Республикасы Комсомол округының халкын бер мәйданга туплаган

Урмайдагы 3 мәчетнең дә имамы бер сәхнәгә менеп, хәер-фатихасын биргән. Соңгы елларның күркәм гадәте буенча Сабан туе Коръән аятьләре укылып, дога белән башланган.

Кара Пулат мәчете имам-хатыйбы, РФ мөселманнары диния идарәсе Чувашия мөхтәсибәтенең җитәкчесе Фәнис Сафиуллин безнең идарә исеменнән җирле җитәкчеләргә, хезмәттәшләренә һәм авылдагы ике мәчет имамына, күрше Тукай авыл мулласына динне үстерүдә бергә булганнары өчен рәхмәт ирештереп, китаплар бүләк иткән.

Туган авылы, аның тышкы төзеклеге һәм халкының әхлакый тәртибе өчен янып эшләүче Фәнис хәзрәт үзе дә Комсомольское округы идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булган.

Урмай Сабантуе татар телендә алып барылган, бер яктан, бәйрәм теле күңел ачуда булса, икенчедән Комосомол округында яшәүче татарлар чувашча, ә чувашлар татарча яхшы белә. Шуңа күрә алар уртак чараларда тел белмәү каршылыгы белән бөтенләй очрашмый. Шулай ук фотосурәтләрдә Сабантуй өндәүләренең татарча гына түгел, чувашча да язылуын күрергә мөмкин.

Безнең мөхтәсиб Фәнис Сафиуллин татар көрәшендә бәйсез казый буларак катнашып, җиңүнең гаделлегенә өлеш керткән.

Чыганак: dumrf_tat

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*