2025 елның 4 гыйнварында, Пенза өлкәсендә, Урта Әләзән авылында төп тематикасы татар колориты булган LOCOFEST маркеты узды!
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Пенза өлкәсе буенча «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Зөлфия Тугушева мөрәҗәгать итте.
«Ак калфак» татар хатын — кызлары җәмгыятенең Пенза өлкәсендәге вәкилләре Фирдәвес Тумеркина, Динә Янгуразова,Илмира Мусаутова, Альбина Шабанова һәм Ильвина Салмина төрле чорлардагы хатын — кыз милли киемнәре дефилесын оештырдылар һәм һәрбер үзенчәлекле кием турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Туган якны өйрәнүче, татар халкының традицияләрен саклау турындагы китаплар авторы Фирдәүс Тумеркина татар хатын-кызларының баш киеме – калфак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем традицияләргә кагыла һәм ниндидер яңалыкка өйрәнә алды!
Бәйрәмдә шулай ук туган телдә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. «Каюм Насыйри институты» үзәге методисты Динә Янгуразова Рәзил Вәлиевнең «Туган җирдә җырлый чишмә» дигән шигырен укыды.
Locofest чын бәйрәмгә әверелде, анда һәркем татар колоритына чума, дуслык һәм иҗат атмосферасы белән ләззәтләнә алды.
Җирле “Ак калфак” оешмасы