tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Исәнтимернең хөрмәтле аксакалы
Урта Исәнтимернең хөрмәтле аксакалы

Урта Исәнтимернең хөрмәтле аксакалы

Редакциябез архивында Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылының хөрмәтле аксакалы Мансур Нәсибулла улы Минибаевның истәлекләре язылган кулъязма саклана. Бүген аны газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

“Мин – Мансур Нәсибулла углы Минибаев 1930 елның 11 августында Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында крестьян гаиләсендә биш бала арасында иң кечесе булып туганмын. 1937 елда авыл урта мәктәбенең 1 классына укырга кердем. 6 класста укыганда колхозның кырчылык бригадасына учетчик итеп куйдылар. Арифметиканы бик яхшы беләсең, менә өлкәннәр эшләгәнне сана, диде хуҗалык рәисе. Мәктәптә дәресләр беткәч, көн саен кырга эшчеләр янына җәяү барып, кичен караңгы төшкәч кенә өйгә кайта идем.

Безгә – сугыш чоры балаларына күп авырлыклар күрергә туры килде. Ачлыктан интектек, җәфа чиктек, нәрсә табасың, шуны ашап, тамакны туйдыра идек. Черек бәрәңге, балтырган, кычыткан безне үлемнән коткарып калды. Әмма сынауларга бирешмәдек, Бөек Җиңү көнен зарыгып, зур түземсезлек белән көттек.

1948 елда колхоз идарәсе мине трактор бригадасына учетчик-заправщик итеп билгеләде. Тракторчылар башкарган эшне, яндырган ягулыкны исәпли идем. Армия сафларына алганчы шушы вазыйфаны башкардым.

1950 елның 5 сентябрендә армиягә алдылар. МГБ – дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы гаскәрләренә барып эләктем. Көнбатыш Украинада хезмәт иттем. Анда барганда ук безгә, хәрби хезмәтегез куркыныч территориядә үтәчәк, шуңа күрә күзләрегез көне-төне ачык булырга тиеш, дип аңлаттылар. Львов шәһәре тимер юл вокзалына килеп төшүебез бүгенгедәй күз алдымда. Бер ишесен Львовта калдырдылар, икенчеләрен Тернопольга озаттылар, ә безнең группа Ивано-Франковск якларына юл тотты. Учебканы узганнан соң, присяга кабул иттек. Аннары мине алты айга сержантлар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Укуны тәмамлагач, үзебезнең хәрби частькә кайтып, бүлекчә командиры, взвод командиры ярдәмчесе һәм рота старшинасы булып хезмәт иттем. Көньяк Украина җирендә без фашист калдыкларына, бандитларга, неонацистларга – украин буржуаз идән асты милләтчелек армиясенә каршы сугыштык. Берничә тапкыр махсус хәрби операцияләрдә катнашырга туры килде.

Армиядән, әлбәттә инде, туган авылыма әйләнеп кайттым. Төрле елларда мәктәптә счетовод, райуполминзагта агент булып эшләдем. Ә 1956 елның ноябрендә авылның почта элемтәсе бүлеге начальнигы итеп куйдылар һәм 1990 елның августына кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы шушы вазыйфаны үтәдем”.

Мансур ага – “Ватан сугышы” ордены, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен” һәм Жуков медальләре иясе.

Мансур Нәсибулла улы 1 нче мәхәллә имамы буларак туган авылында традицион ислам кыйммәтләрен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә. Ул туксанынчы елларда Урта Исәнтимердә мәчет салдыру эшләрендә актив катнаша. Халыкны дингә, мәчеткә тарту, намазга бастыру максатында көчен һич тә кызганмый. Тирән мәгънәле, бай эчтәлекле вәгазьләре белән мөселман кардәшләребезнең калебләрен сафландыра. Бары тик саф вә пакь динебез кушканча яшәп кенә ике дөньяда да бәхетле булырга мөмкин, ди аксакал.

Гомере буе Туган илебезгә тугрылыклы хезмәт иткән, игелекле гамәлләре белән үзеннән соң матур эз калдырган Мансур ага Минибаев турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә саклана. Мәрхүмнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

И.ХАСИБОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*