tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Пәнәчедә Җыен узды
Урта Пәнәчедә Җыен узды

Урта Пәнәчедә Җыен узды

Зәй районында күп авылның үз бәйрәме бар. Узган шимбәдә сәвәләйлеләр Боламыкны, Федоровкада Тройсынны билгеләп узсалар, Урта Пәнәче үз якларына гына хас Җыенны бәйрәм итте.

Урта Пәнәчедә Җыен Шәрә тау итәгендә оештырыла. Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин килде. Ул чыгышында йола-бәйрәмнәрнең җанлануын ассызыклап, Җыенның югары оешканлык белән матур узуын теләде.

«Бәйрәм халыкның уртак көче белән уздырыла. Ата-бабадан калган матур бәйрәмне уздыруда Альберт Петров, Денис Кукушкин, Зөлфәт Мәрдамшин, Валентина Сәлахова елның-елында химаячелек итәләр. Рәхмәт аларга», — ди Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.

Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан, Зәй, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән дә шактый кеше килгән иде. Җыен барышында яшь гаиләләрне, озын-озак гомер итүче үрнәк парларны, уллары махсус хәрби операциядә Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең әти-әниләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

«Бәйрәм күңелле уеннар, нәфис сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Чиләк, көянтә белән чишмәгә суга төшү, көянтә-чиләкләр белән мәйдан әйләнү, сулы табакта бию, зур галошлар киеп йөрү, гер күтәрү, капчык сугышы, йомырка белән йөгерү, чаңгы ярышы, арбага кеше утыртып мәйдан әйләнү, күз бәйләп әйбер кисү, катыктан акча эзләү, мунча чабыну, әтәч тоту, аркан тартышу, шакмак җыю, зур капчыкта сикерү чүлмәк вату уеннарында халык бик теләп катнашты. Балалар өйрәнгән җыр, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмне Гүзәл Сәгыйтова һәм иҗатташ дуслары алып барды. Керәшен җырлары, такмаклары мәйданны ямьләде”,  — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Милли көрәштә катнашучы егетләр матур көрәш алымнары күрсәтте. Җыенның баш батыры булып Станислав Николаев калды.

150 тапкыр гер күтәргән 67 яшьлек Николай Захаровка мәйдан гөрләтеп кул чапты.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*