Зөлкагъдә аеның 12нче көнендә (10нчы майда), Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте.
Әлеге бәйге Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырылды.
9май көнне “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында 75 катнашучы арасында сайлап алу туры үтте, шуларның 26сы финалга чыкты. 10сы финал Урыссу гимназиясендә дәрәҗәле кунаклар һәм жюри катнашында узды.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, конкурсны оештыручы, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин мөрәҗәгать итте.
Жюри тәҗрибәле укытучылардан торды:
“Фәнис” мәдрәсәсе каршындагы Коръән хафизлар үзәге остазы Һава Камолитдинова, шулай ук Казандагы Рукайя ханым исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучылары Әлфия Зиннәтуллина, Лена Закирова һәм Фирүзә Абдуллаева.
Конкурска катнашучылар Казан, Мәскәү, Уфа, Ижау кебек шәһәрләрдән, шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан: Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Ютазы, шулай ук Мордовия, Удмуртия һәм Башкортостаннан килде.
Бәйгенең төп турына төрле дини уку йортларыннан: Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән, Россия ислам институтыннан, “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәгеннән, Буа мәдрәсәсеннән, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсеннән, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсеннән һ.б. катнашучылар үтте.
Иң яшь катнашучыга 7 яшь булса, иң өлкәненә 60 яшь иде.
Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә сынады:
1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү.
2. Коръәннең 8 (23-30) җүзен яттан белү.
3. Коръәнне тулысынча яттан белү.
Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Моннан тыш, һәр катнашучы активлыгы өчен кызыксындыру бүләкләре һәм грамоталар алды.
Әйтергә кирәк, “Коръәнне тулысынча яттан белү” номинациясендә җиңүче төп бүләкне –гомрәгә юллама алды. Әлеге бүләккә Шоира Ашурова (Стәрлетамак, Башкортостан) лаек булды.
Конкурсны оештыручылар иганәчеләргә – LATIFA һәм AMIRA мөселман киемнәре кибетләренә, “Дельта Спорт” спорт товарлары кибетенә, Имана кибетенә, Бушуевлар гаиләсенә, “Ярдәм” мәчетенә һәм “С верой в будущее” фондына, шулай ук бәйгене оештыруда актив катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәтләрен белдерә.
Конкурс җиңүчеләре:
3 җүз номинациясе:
1. Кузиева Газизә, 28 яшь, Казан шәһәре.
2. Заһретдинова Кадрия, 12 яшь, Казан шәһәре.
3. Газизуллина Ясминә, 16 яшь, Ижау шәһәре.
8 җүз номинациясе:
1. Шәрипова Фатыйма, 18 яшь, Әлмәт мәдрәсәсе студенты, Кукмара шәһәре.
2. Мөхәрәмова Әминә, 15 яшь, Казан шәһәре.
3. Кәримова Вера, 20 яшь, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе студенты, Казан шәһәре.
“Тулы Коръән” номинациясе:
1. Ашурова Шоира, 19 яшь, Стәрлетамак шәһәре.
2. Әминова Наилә, 19 яшь, Уфа шәһәре.
3. Мөфлехунова Хәбибә, 22 яшь, Әлмәт мәдрәсәсе студенты, Әлмәт шәһәре.
Чыганак: dumrt.ru