tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды
Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды

Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Бүген биредә Омск өлкәсенең Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Радик Миңнеханов, «Ибирь» татар милли – мәдәни автономиясе «ҖЧҖ башкарма директоры Марат Катыров, «Иртыш өлкә татар милли-мәдәни үзәге» ҖЧҖ башкарма директоры Наил Марятов, Омск өлкәсе министры Александр Рашко, Омск өлкәсе Төбәк куркынычсызлыгы министры Алексей Кубиц катнашты.

Киңәшмәдә авыллардагы зыян күргән хуҗалыкларны һәм объектларны торгызу һәм төзекләндерү, халыкка ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат алынды. Федераль үзәктән һәм өлкә хөкүмәтеннән бүлеп бирелгән һәм алга таба күрсәтеләчәк ярдәм өчен рәхмәт белдерелде.

Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының 5 участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*