ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Утыз беренче ел баласы
Утыз беренче ел баласы

Утыз беренче ел баласы

2026 ел – Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан без легендар шәхесләребезне барлыйбыз, аларның тормыш юлын өйрәнәбез. шундый фидакарь затларның берсе Мөнҗия апа Имамова Актаныш районы Иске Сәфәр авылында яши. Ул шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен каршылады.

Сугыш чоры балалары… Аларның язмышы – үзе бер китап. Ачысы да, төчесе дә, югалтулар да, бәхет тә – барысы шул китап битләренә язылган. Аларның һәрберсе – үзе бер легенда. Бүген без шундый шәхес – Мөнҗия Муса кызы Имамова белән очрашуыбыз турында язабыз.

Без Иске Сәфәр авылында. Мөнҗия апа ачык йөзе, тәмле теле белән каршы алды. Кунакларны бик ярата ул. Юбилее уңаеннан Россия президенты В. В. Путинның, Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның котлауларын кабул иткән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Мөнҗия апага изге теләләр теләп, җитәкчеләребезнең тәбрикнамәләрен тапшырган.

Хезмәт сөючән, батыр холыклы, авырлыкларга бирешми яшәүче Мөнҗия Имамова  1931 елның 10 февралендә Актаныш районының Шәбезбаш авылында, кышның аяз бер матур көнендә, бишенче бала булып дөньяга килә. Гади авыл гаиләсе, гади авыл кешеләре. Әмма аларны киләчәктә нинди язмышлар көткәнен әлегә беркем дә белми…

Сугыш: балачаксыз еллар 

1941 ел… Мөнҗиягә нибары 10 яшь. Бу яшьтә бүгенге балалар күбрәк уйнарга, шаярырга ярата, мәктәптә белем ала. Ләкин сугыш дигән кара афәт һәр йортка шомлы аягын суза. Балалар балачаксыз, әтисез кала. Мөнҗияләрнең дә әтиләре Муса фронтка китә. Күз яшьләре, саубуллашу, хатлар көтү… Болар барысы да кечкенә кыз йөрәгенә авыр эз булып салына.

Мөнҗия дә апасы белән күп кенә яшьтәшләре кебек үк, фронтка ярдәм итә, тылда хезмәт куя. Балачак уеннарын – басуларда, терлек фермаларындагы авыр хезмәт алыштыра. Ашарга юк, бәрәңге кәлҗемәсе белән генә тамак туйдыралар. Соңыннан, еллар үткәч, Мөнҗия апа кызларына үзенең бала чагын сөйләгәндә, күзләре яшьләнә:

– Ашарга юк иде, кызым. Бәрәңге кәлҗемәсе генә… Әтине өзелеп көттек, хатлар яза идек. Әмма…

Югалтулар ачысы

11 яшьлек бала – әле бөтенләй сабый. Мөнҗия өчен бу яшьтә дөнья караңгылана, кояш сүнгән кебек була. Әтисе Мусаның батырларча һәлак булуы турында фронттан кара кәгазь килә. Ә аннары – 13 яшендә тагын бер зур югалту: әнисе дә кызларын ятим калдырып бу дөнья белән хушлаша. Ике ятим, ике сабый – бер-берсенә терәк булып, ничек тә җан асрарга тырыша. Авылдашлары ташламый аларны, кемдер икмәге белән, кемдер җылы сүзе белән киләчәккә якты өмет уята.

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Мөнҗия хезмәткә баш-аягы белән чума. Аның укуы да, мәктәбе дә, дәресләре дә – басулар, кырлар, хуҗалыктагы төрле эшләр. Хезмәт аны аямый, әмма ул хезмәттән качмый.

Гаилә учагы – гомер учагы

1958 елны Мөнҗия тормышын яңа биттән башлый. Үзе кибеткә барып йөри торган Иске Сәфәр авылында язмышын очрата ул. Хәмитҗан Имамов белән гаилә коралар. Ире- алдынгы механизатор, хезмәт алдынгысы, Ленин ордены кавалеры. Тимер холыклы, әмма йомшак йөрәкле ир белән бергә биш бала үстерәләр. Өй тулы шау-шу, өй тулы бәхет. Мөнҗия апа пенсиягә чыкканчы кияүгә килгән авылында төрле эшләрдә эшли: басуда да, терлекчелектә дә – кулыннан килмәгән эш юк, диләр андыйлар хакында. Аның хезмәте – фидакарьлек үрнәге.

Әмма тормыш сынауларын да өеп бирә шул. 1992 елда ире Хәмитҗан вафат була, 48 яшендә Мөнҗия апа тол кала. 2015 елда тагын авыр югалту: ике баласын бер-бер артлы соңгы юлга озата. Чаллыда яшәүче улы Әнәс 56 яшендә, Азнакайдагы кызы Мәүлия – 10 ел элек дөнья куя. Ананы бары тик исән балаларның мәхәббәте, кайгыртуы гына саклап кала.

Бүгенге бәхеткә тулган көннәр

Хәзер Мөнҗия апаның күңел түрендә – 11 онык. Алар – аның шатлыгы, аның бәхете, аның яшәү көче. Ял һәм бәйрәмнәрдә төп нигез яңадан шау-шулы, шатлыклы авазлар белән тула.

Балалары аны ташламый. Чаллыда яшәүче Дәүҗиясе – әнисенең иң зур терәге. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 40 ел фельдшер-акушер булып эшләгән Гөлфинур Габдуллина исә ел саен атна-ун көнгә кайтып әнисен карый. Олы Елга халкының кайнар сәламнәрен алып кайта ул: «Әнкәең бик яхшы кыз үстергән», дип Мөнҗия апага рәхмәтләр әйтәләр.

Улы Айдар Минзәлә районында яши. Алдынгы ветеринар, эшендә аны яраталар, хөрмәт итәләр.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*