Ләмберәнең «Алмаз» мәдәният сараенда үткән «Уйна, гармун!»да Мордовия Республикасының 11 муниципаль районыннан – Ардатово, Атяшево, Большие Березники, Большое Игнатово, Дубенки, Ичалково, Кочкурово, Лямбирь, Ромоданово, Рузаевка, Чамзинка һәм Саранск шәһәреннән үзэшчән артистлар үз осталыкларын күрсәттеләр. «Уйна, гармун!» фестиваль-конкурсының сайлап алу турының икенчесе үтте.
Зона концертында төрле яшьтәге үзэшчән артистларыбыз инструменталь көйләр, халык җырлары, такмаклар яңгыраттылар. 2025 елда фестиваль-конкурс Ватанны саклаучылар елына һәм Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Мордовия Республикасында Тарихи хәтер елына багышланган иде.
Конкурс программасына патриотик җырлар һәм сугыш еллары җырлары кертелгән. Жюри илледән артык конкурс номерын карады. Сайлап алу туры даими катнашучылардан тыш яңа башкаручыларны һәм яңа иҗат коллективларын күрсәтте.
Һәрвакыттагыча «Уйна, гармун!» Республика халык иҗаты фестиваль-конкур-сының Гала-концерты Республика мәдәният сараенда узачак.
Рузаевка районындагы Татар Пешләсендә милли мәдәниятыбызны саклыйлар; мәдәният өлкәсендә төрле-төрле чаралар үткәреп торалар. Шулай Рузаевка районы Татар Пешлә БИТ21 китапханәсендә Ләйлә Саляева җитәкчелегендә «Традиция җепләре» дигән Арт студиясендә катнашучылар татар хатын – кызлары өчен чалгы бизәкләре белән чулпы ясаганнар.
Татар хатын-кызларының толымнарына беркетелгән тасма ярдәмендә үрел-гән бу бизәк кенә түгел, ә нәфислек һәм матурлык символы да булган. Безнең әбиләребез шулай үреп йөргәнен мин дә хәтерлим. Чулпыларның формасы, материалы һәм техникасы, декоратив-сәнгати бизәлеше һәм киеп йөрү ысуллары төрле булган. Әлеге эш борынгы күнекмәләрне саклап кына калмый, бәлки, үсеп килүче буынга татар традицияләренең матурлыгын ачарга мөмкинлек биреп, халык иҗаты белән кызыксынуны яңартырга ярдәм итә.
Н.ХӘЛИЛ