35 ел элек, 1989 елның 16 апрелендә, “Прогресс” заводының Мәдәният һәм техника йортында үзешчән сәнгать осталары катнашында “Уйна, гармун!” концерты узган иде.
Яңа туган милли җәмгыять өчен гармунчылар бәйрәме, башка чаралар кебек үк, беренче тапкыр оештырылды. Шуңа күрә без Геннадий Заволокинның телевизион тапшыруларын, Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда нәкъ шул көннәрдә уздырылган үзешчән сәнгать осталары концертларын игътибар белән карап, беренче тәҗрибә тупладык. Һәм шуннан соң булачак программабызга мөмкин кадәр милли татар төсмерләрен кертү юлларын күрә башладык.
Артистларны да безгә беренче тапкыр җыярга туры килде. Оештыручылар үзләренең таныш гармунчыларына хәбәр бирделәр, башка үзешчән артистларның яшәгән урыннарын төгәл белмәгән очракта алар турындагы мәгълүматны милиция системасындагы “адреслар өстәле” аша табып (совет чорында шундый мөмкинлек бар иде), өйләренә барып-барып чакырдык…
“Прогресс” заводының типографиясендә иң зур форматта басылган афишалар да бик зур ярдәм итте. Апрель башында ук без аларны заводлар янында, шәһәр транспорты тукталышларында, зур кибетләрнең ишекләренә элеп куйган идек. Шуңа күрә артистлар да килде, зал да шыгрым тулды.
Бәйрәм үткәрер өчен “Туган тел” оешмасына Мәдәният сарае бушка бирелде, чөнки без, “Прогресс” һәм ЦСКБ хезмәткәрләре – Әхмәт Нәфыйгин, Минәхмәт Сәгыйров, Мансур Ямалетдинов, Шамил Галимов һәм күрше авиация заводының инженеры Азат Надыйров, профкомнан ризалык алып, концертны завод чарасы итеп уздырдык.
Башта оештыручылар – өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары әлеге чараны гармунчылар, баянчылар һәм башка музыка коралларында уйнаучылар өчен генә үткәрергә теләсәләр, репетицияләр башлангач, ниятләрен үзгәртергә булдылар. Дөрес, концертта катнашырга теләүче кешеләр белән узган сөйләшүләрне репетиция дип атап та булмый, бары тик кемнең нинди номер башкарачагы турында гына белешү иде бу. Ә инде үзешчәннәрнең чыгышларын карап алгач, чарада гармунчыларның гына түгел, җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталарының катнашачагы да ачыкланды. Концерт алдыннан исә сәхнәдән үз осталыкларын күрсәтергә теләүчеләрнең саны ике тапкыр артты.
Куйбышевның үзешчән артистлары катнашындагы беренче смотр концерты яхшы үтте, дип уйлыйсызмы? Һичшиксез! Ул халкыбызның талантларга никадәр бай булуын, ашкынулы гасырда үз милли колоритын һәм гореф-гадәтләрен саклап кала белүен күрсәтте.
Сәхнәдә барлык теләүчеләр: хезмәт ветераннары, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертлары буенча инде таныш булган егетләр, кызлар һәм зур аудитория алдында тәүге тапкыр үз сәләтләрен күрсәтүче кешеләр чыгыш ясадылар.
Концертны ачып җибәргән Идеал Галәветдинов башкаруындагы “Шәмшәриф” татар халык җырын бөтен зал тын да алмыйча тыңлады. Аннары чараны алып баручы Шамил Баһаутдинов сәхнәгә әлеге тамашада катнашучы бердәнбер гармунчы хатын-кызны – Асия Хәбибуллинаны чакырды. Асия ханым тальянкада да уйный, матур үзенчәлекле тавышка да ия. Аны көчле алкышларга күмделәр.
Төрле чыгышларга бай булган концертны кечкенә үзешчән сәнгать фестивале дип тә атарга була. Габделхак Шакиров, Рәфыйк Әбдиев һәм башкалар, искиткеч сәләт күрсәтеп, Гали Гәрәев ясаган гармуннарда уйнадылар. Гали әфәнде үз гомеренә 1200дән артык гармун ясаган. Төрле шәһәрләрдә, татар авылларында, хәтта чит илләрдә дә яңгыраган бу музыка уен коралы танылган останың якты истәлеген саклый.
Рус халкының традицион инструменты булып саналган ике рәтле гармунда уйнаучылар да күп булды. Илебездә яшәүче дистәләгән халык бу осталыкка ия. Шуя, Вятка, Тула гармуннарын руслар гына түгел, украиннар, белоруслар да, чуашлар, мордвалар да яратып кулланалар. Ә элек-электән Иделдә гомер итүче татарлар ике рәтле “хромка”да уйнарга күптән түгел генә өйрәнделәр. Хәзер аңарда туйларда, егетләрне армиягә озатканда, “пятачок”ларда, дуслар арасында рәхәтләнеп уйныйлар.
Өч гармунчы – Әсхәт Сәгыйров, Мөхтәр Сәмигуллин, М. Вәлиевның, курайда уйнаган Сәлимҗан Рахманкуловның, биюче Наилә Баһаутдинованың, мәзәк сөйләгән Мәсгут Шакмаевның, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле чыгышларын, Әнвәр Кыямов (гармун) һәм Абдулла Акмаев (скрипка, мандолина, кашыклар) дуэтын да халык бик яратып кабул итте.
…Концерт биш сәгатькә якын барды. Ә сәхнәдән яңгыраган “Туган тел” җырына бөтен зал кушылды.
Барлык үзешчән артистларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Монда җиңүчеләр булмады, чөнки чараның максаты халык талантларын ачыклау иде. Безнең карашка, ниятебезгә ирешә алдык.
(Мәкаләне эзерләгәндә «Волжская коммуна»
газетасында 1989 елның 28 апрелендә басылган материал кулланды)
Шамил Галимов
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы