tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының рәсми ачылышы тантанасы булды
V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының рәсми ачылышы тантанасы булды

V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының рәсми ачылышы тантанасы булды

Бүген, 8 сентябрьдә, V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының рәсми ачылышы тантанасы булды. Тантана Казакъстан Республикасының яңартылган төп стадионында – “Астана Арена”да узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Бөтендөнья күчмә халыклары уены – этник спорт төрләре буенча халыкара ярышлар. Ярышлар нигезендә – Урта Азия күчмә халыкларының халык уеннары.

Астананың иң яхшы спорт мәйданчыкларында 21 спорт төре буенча ярышлар узачак. Алар арасында – ат чабышлары, милли көрәш төрләре, традицион интеллектуаль уеннар, көрәш төрләре буенча ярышлар, традицион уктан ату, кошлар аулауның төрләре, халык уеннары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*