Проект
Бөтендөнья татар хатын-кызларының V җыенында катнашучылар, татар хатын-кызларының милли яшәештә һәм социаль үсештә тоткан урыны мәсьәләләрен тикшереп, фикер алышканнан соң, түбәндәге карарга килделәр:
- Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, хатын-кызларның иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә;
- милли-мәдәни оешмалар канаты астында эшләүче хатын-кызлар берлекләре системасын тагын да камилләштереп, татар хатын-кызлары форумы, “Ак калфак” һәм башка оешмаларның тулы мәгълүмат базасын булдырырга һәм аны һәрдаим яңартып торырга;
- балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүдә, балалар бакчасында, мәктәптә ана телендә укытуда, татар телен иҗтимагый тормышта һәм көнкүрештә куллану мохитен киңәйтүдә татар хатын-кызларының әһәмиятен искә алып, шушы миссияне үтәү турында аңлату эшләрен алып барырга;
- гаилә тормышында, әхлак тәрбиясендә, телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калуда татар яшьләре һәм хатын-кызлар оешмаларының бергәләп актив эш алып баруын өстенлекле бурыч дип санарга;
- яңа туган балаларга милли исем кушудан, бишек җырларын ишеттерүдән башлап, милли тормыш нигезләрен үзләштерүгә, туй йолаларына, дөнья көтүгә, соңгы васыять һәм соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшен дин әһелләре һәм мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә алып барырга;
- никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-кайнана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять” йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручы төбәкләрнең (Татарстанның Әтнә, Балтач, Саба, Сарман районнары, Башкортостанның Салават шәһәре һ. б.) тәҗрибәсен барлык татар төбәкләрендә куллануны, гореф-гадәтләрне өйрәнүче һәм өйрәтүче чараларны уздыруны максат итеп куярга;
- әхлак дәресләре уздыруны, татар хатын-кызлары оешмалары каршында димчеләр, яучылар клубларын булдыруны дәвам итәргә;
- бишек җырлары, “Татар егете”, “Татар кызы”, татар милли кием дизайнерлары бәйгеләрен оештыруда мәдәният учакларның, милли яшьләр, хатын-кызлар җәмгыятләре белән бергә эшләвен тагын да көчәйтергә;
- Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышларын уздыруны гамәлгә куярга;
- татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек кашы буларак танылган татар хатын кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту чараларын күрергә;
- соңгы елларда уздырылган Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыеннарының һәм төбәкләрдә, чит илләрдә татар хатын-кызлары хәрәкәтенең көннән-көн активлаша баруын, эшчәнлекләренең киң җәелүен исәптә тотып, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыеннарын 2 елга бер уздырыла торган Съезд дәрәҗәсенә күтәрергә.